Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар пен-үзәге Бәйрәмованы яклармы?


Ел саен 15 ноябрьдә халыкара пен-үзәге “Тоткындагы язучы көнен” билгеләп уза. Татар пен-үзәге язучыларга ярдәм итәргә әзерме?

Бүгенге көндә Иран, Русия, Кытай, Камерун, Мексика илләрендә язучылар, журналистларга карата басым бара. Ел саен халыкара пен-үзәге тарафыннан әлеге илдәге биш язучыга игътибар юнәлтелә. Оешманы быел Русиядә хокук яклаучы, журналист Наталья Эстемированың үтерелүе тетрәндергән.

Вәлиев: якларга кирәк

Татарстанда әлегә үтерелгән яки төрмәгә ябылган язучылар һәм журналистлар юк. Әмма күптән түгел прокуратура язучы Фәүзия Бәйрәмовага карата гаепләү чыгарып эшне мәхкәмәгә тапшырды.

“Мине татар халкын яклап халыкара оешмаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүемне сәбәп итеп, эзәрлеклиләр, ди Бәйрәмова.

Ул киләчәктә үзенә карата хөкем карары чыгарылырга мөмкинлеген әйтә.

Татар пен-үзәге җитәкчесе Разил Вәлиев язучы Фәүзия Бәйрәмова турындагы мәгълүматларның аз булуын әйтә.

“Мин интернеттан укып кына беләм. Аларның кайберләренә ышанып та бетмим. Фараз кылып кына утыру шулай ук дөрес түгел. Үзе белән күрешеп сөйләшергә иде. Дөрес булса, аны Чаллыдан чыгармыйлар дип әйтәләр. Имеш-мимешләр белән генә фикер йөртүе бик авыр”, ди ул.

Разил Вәлиев сүзләренчә, Бәйрәмова беренче чиратта татар халкының күренекле шәхесе һәм аны эзәрлекләү булса, һичшиксез, якларга кирәк.

Сәхаповны түгел, “Мирас”ны саклау

Күптән түгел “Мирас” журналында Әхмәт Сәхапов һәм Эсфир Яһүдинның драма әсәре басылып чыкканнан соң, пьесада Муса Җәлилне Һитлер мактаган дигән тәэсир калу сәбәпле, баш мөхәррир Сәхәповны язучылар берлегеннән чыгарырга булдылар.

Разил Вәлиев фикеренчә, ул Сәхаповны яклап бер сүз дә әйтә алмый.

“Мирас” журналын ябуга мин каршы булачакмын. Чөнки заманында без аны чыгару өчен тырышлык куйдык. Безнең мирасыбыз бик бай һәм аны дөньяга чыгару өчен әлеге журнал бик кирәк. Әмма Сәхапов турында алар үзләре хәл итсен”, диде Вәлиев.
XS
SM
MD
LG