Accessibility links

Кайнар хәбәр

Vkontakteда Фәйзи театры төркеме эшли


Мансур Сәгъдиев
Мансур Сәгъдиев

Яңа бина ачылу белән бергә интернетта Оренбур татар театрының “Татарский драматический театр имени М. Файзи” дип аталган төркеме барлыкка килде.

Фәйзи театры киеренке иҗади тормыш белән яши. Соңгы берничә ай эчендә генә дә никадәр вакыйгалар булды биредә. Аларны оператив рәвештә тамашачыларга җиткерүдә Фәйзи театрының интернетта Vkontakte социаль челтәрендә оештырылган үз фанатлары төркеме ярдәм итә.

Оренбур татар театрының яңа әдәби бүлек мөдире Мансур Сәгъдиев:“Һәр яңа эш энтузиастлар сорый. Шөкер андыйлар милли җанлы яшьләребез арасында тулып ята. Искә алынган төркем “Татарский драматический театр им. М.Файзи” дип атала.

Төркемне шәһәребезнең 38-нче татар теле тирәнтен өйрәтелүче мәктәбенең элеккеге укучысы Фагиз Мавлютов гамәлгә куйды. Фагиз быел югары уку йорты тәмамлый. Кулдан килгән ярдәмне театр хезмәткәрләре белән бергәлектә үзем дә күрсәтәм.

Төркем сәхифәсенең эшләнелеше анда төрле форматтагы материалларны күпләп урнаштырырга мөмкинлек бирә. Әйтик, театрның тарихы, труппасы, агымдагы репертуары, спектакльләре турында укырга мөмкин. Дистәдән артык фотоальбомда тамашалар турында мәгълүмат күп. Аудио, видео материаллар да туплана.

Төркемдә бүгенге көндә 450дән артык теркәлүче исәпләнә. Алар өлкәбездән генә түгел - дөньяның төрле төбәкләренә сибелгәннәр. Моны статистика да күрсәтә, теркәлүчеләр исемлегеннән дә белергә була. Спектакльләргә ике телдә бирелгән аннотацияләр, матбугат чараларында театрыбыз турында чыккан мәкаләләр укучыларда театрга карата кызыксыну уята.

Төркемнең эшчәнлеген җанландыруда тагын бер юнәлеш бар: артистларны, театр хезмәткәрләрен Vkontakteга җәлеп итү. Бу өлкәдә яшь артистларыбыз өлгер. Алар тамашачылары белән туры элемтәгә дә керәләр.

Фагизда моңарчы күрелмәгән, гамәлдә булмаган бер идея дә бар әле – ул өлкән буын тамашачысын интернеттан файдалануга өйрәтү. Бу ярдәм, яшь дустыбыз күзаллавынча, даими тамашачыга бушлай күрсәтелергә тиеш. Гамәл күп чыгымнар сорамый, аннары, теләге булганнарга өстәмә ярдәмне балалары, оныклары да күрсәтә ала бит. Ә интернетның өйләребезне яулавы инде берәүдә дә шик кузгалтмый.

Алгарак китеп шуны да өстим. Соңгы вакытта Оренбур татарларының үз сайты эшләүдән туктаган иде. Яшерене-батырыны юк, ул үз вакытында кирәкле яклау да, кызыксыну да уята алмады - вакытсызрак туган бала булды, мөгаен... Әмма тормыш агышы сайтларның кирәклеген, әһәмиятен бөтен үткенлеге белән алга китереп куйды. Бүген моны оешма җитәкчеләребез дә, гап-гади кулланучылар да аңлый. Шәһәргә бер чыгып керүнең генә күпмегә төшүен искә алып китү дә җитәр...

Һәм яшьләребез бу өлкәдә дә җиң сызганып эшкә тотынды. Яңа сайт Оренбур татарларының барлык иҗтимагый оешмаларын, милли мәдәният учакларын берләштерүче портал булачак. Алла боерса, озакка сузмый ачарбыз!”, ди М. Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире Мансур Сәгъдиев.
XS
SM
MD
LG