Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай АКШ белән хезмәттәшлеккә әзер


Кытайга беренче рәсми сәфәр белән килгән АКШ башлыгы Барак Обама Кытай башлыгы Һу Җинтау белән очрашканнан соң, уртак матбугат утырышы оештырды.

Һу Җинтау мәгълүмат чаралары алдында ясаган чыгышында, икътисадка бәйле кайбер каршылыкларны чишү өчен АКШ белән уртак теләктәшлектә торуын әйтте.

АКШның кайбер Кытай малларына чикләүләр кертүенә канәгатьсезлек белдергән Пекин хакимияте, Вашингтонның икътисади чикләү чараларына тәнкыйть белдерә.

АКШ исә Кытайны акча берәмлеге юаньне ясалма рәвештә түбән дәрәҗәдә тотуда гаепли.

Обама матбугат очрашуында, икътисади кризистан чыгу өчен Кытайның керткән өлеше шактый зур дип әйтте.

Обама шулай Һу Җинтауга, тибет рухи башлыгы Далай Лама белән яңабаштан диалог урнаштырырга чакырды.

Ике җитәкче Корея ярымутравында атом кораллануны туктату һәм глобаль климат үзгәреш белән көрәштә кайбер мөһим чаралар күрү турында уртак фикергә килгән.
XS
SM
MD
LG