Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәрхет инкыйлабына 20 ел


Бүген чехлар белән словаклар Чехославакиядә коммунист режимның юкка чыгуына китергән бәрхет инкыйлабының 20 еллыгын искә ала.

1989 елның 17 ноябренда Прагада студентларның тыныч протест чараларының полиция тарафыннан көч белән таратылуы гомум каршылык чарасына әйләнде. Ахырда халыкның хакимияткә каршы күтәрелүе илдә 40 ел дәвам иткән коммунист режимның җимерелүенә китерде.

Чехославакиядә 40 елдан соң 1990 елда беренче тапкыр демократик шартларда сайлау уздырылды. 1993 елда сәяси башлыкларның ризалыгы белән Чехославакия икегә бүленде: Чехия вә Словакия республикалары барлыкка килде.
XS
SM
MD
LG