Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Туган авылым” “Нур-авто”ны коткарырмы?


“Нур-авто” ширкәте хуҗасы Мәннәф Сәгъдиев “Volkswagen” белән араларны җайга салу өчен “Туган авылым” хисабына кредит алган.

Соңгы берничә айда Татарстанда иң эре ширкәтләрнең берсе “Нур” холдингы өстендә болытлар куерганнан - куера бара. Июль аенда "Volkswagen" һәм "Skoda" машиналарының рәсми диллерлары булуыннан туктагач, машина сатып алган дистәләгән кешегә машина паспортларын бирми башлагач, халык арасында “Нур” хуҗасы Мәннәф Сәгъдиевнең хәлләре яхшылардан түгел икән дигән сүзләр ишетелә башлады. Әмма әле күптән түгел белгечләр, Сәгъдиевнең Татарстан премьер-министрына якын кеше булуын искә алып, аның бизнесының республикада беркайчан да авырлыклар кичермәячәген фаразлаган иде.

Кайберәүләр исә, республика хөкүмәте “Нур”дан “Татарстан” һава ширкәтен алган вакытта ук, Мәннәф Сәгъдиевка каршы эшләр башлануын әйткән иде. Казанның башкарма комитеты мәхкәмә аша “Нур” ширкәтеннән 1,5 миллиард сумны алырга дигән карарыннан соң бу фаразлар тагы да көчәйде.

Бу көннәрдә “Нур” ширкәте тирәсендә болытлар аша нурлар да күренә башлады. Матбугатта язылганча, Татарстан ширкәте “Фольксваген Груп Рус” ширкәтенә 516 машина өчен бурычын кайтарып кабаттан “Volkswagen”ның рәсми диллеры булу хокукын кайтарган. Халыкка машина паспортлары бирелә башлау моңа дәлил.

Әмма бер бәхетнең бер михнәте дигәндәй, хәзер “Нур” ширкәтен Мәскәүнең “Альфа банк”ы тирги башлады. Татарстан ширкәтенең аңа да 31 миллион сум бурычы бар икән. Банкның үз чиратында, Казан түрәләренең яратып йөри торган күңел ачу үзәге, Мәннәф Сәгъдиевнең “Туган авылым”на күзе төшкән. Шуңа да алар Арбитраж мәхкәмә аша я 31 миллион сум бурычны, я бурыч хисабына “Туган авылым” үзәген сорый. Әмма “Нур-авто” ширкәте “Volkswagen” белән араларны җайга салу өчен болай да “Туган авыл” хисабына кредит алган инде.

“Бизнес-онлайн” басмасы язуынча, “Нур”ширкәтенең гомуми бурычлары 2 миллиард сумга җитә.

Әмма икътисад белгечләрен иң шаккаттырганы – соңгы көннәрдә “Нур” холдингының җитәкчесе алмашынуы. Бу урынга “Фольксваген Рус Груп” ширкәтенең элекке башлыгы Ронни Альфред Мюллер килде. Ул хәзер “Нур” ширкәтенең барлык эшчәнлеге өчен җаваплы. “Нур”да исә Мюллер, 2009 ел башында Сәгъдиевнең урынбасары булып эшли башлаган. Әмма Сәгъдиев элеккечә ширкәтнең 100% хуҗасы булып кала.
XS
SM
MD
LG