Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:39

17 ноябрьдә Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университеты 205 еллыгын бәйрәм итте. Университет мондый дәрәҗәсе, исеме белән соңгы туган көнен билгели.

Русиянең иң эре мәдәни, фәнни, укыту үзәге саналган КДУга 1804 елның 17 ноябрендә император Александр I фәрманы тарафыннан нигез салынган. КДУ Россиянең иң яхшы 10 вузы арасына керә, университетта күп кенә юнәлешләр буенча актив фәнни эшчәнлек алып барыла. КДУ базасында Русиянең 10 нан артык югары уку йорты эшләп килә. Университетта Русия һәм дөнья фәненең күп кенә тармаклары үсешенә сизелерлек өлеш керткән, дөньяда танылу алган фәнни мәктәпләр формалашкан. Университетта 102 кафедра, 15 факультет һәм 3 институт бар. Аларда бүген барысы 15 меңнән артык студент белем ала. Моннан тыш, КДУда 7 музей эшли, аларның фондында 330 меңнән артык экспонат саклана.

Бай тарихлы Казан дәүләт университетында быелгы туган көн чарасы соңгысы булачак. Чөнки тиздән Казан дәүләт университеты нигезендә Идел буе федераль университеты төзеләчәк. Бу яңалык үз чиратында җәмәгатьчелек арасында төрле фикерләр дә уяткан иде

Студентлар “спортлы”

Юбилейга багышланган мәдәни һәм фәнни чаралар 30 октябрьдан ук бара инде. Университетның мәгълүмат үзәге хәбәр иткәнчә, һәр факультет үзенчәлекле чаралар, конкурслар оештырып килде.

Спорт елы уңаеннан КДУның юбилее көннәрендә спорт узышларына аеруча зур урын бирелә. Бүген, 17 ноябрьдә ректор кубогына минифотбол уены ачылды. Чәршәмбе көне буе диярлек баскетбол, шахмат һәм башка уен төрләреннән студентлар ректор кубогы өчен көрәшәчәк. гомумән, Универсиада узышларына татар-башкорт көрәшен кертү спортка игътибар бирелүне күрсәтә.

Халыкара студентлар көне дә

17 ноябрь Казан университеты студентлары өчен генә түгел, кала халкының зур өлешен тәшкил иткән катлам – барлык студентлар өчен дә бәйрәм көн. Халыкара студентлар көне беренче чиратта романтика, яшьлек, күңел ачу белән күз алдына килә. Әмма Икенче Дөнья сугышы вакытында Чехословакиядә 1946 елдан үткәрелә башлаган бәйрәмнең тарихы кызганыч. Фашистлар тарафыннан басып алынган илдә Чехия дәүләте төзелү вакыйгасын бәйрәм итәргә чыкан студентларны басып алучылар куган вакытта студентларның берсен атып үтерәләр. Бу фаҗига янәдән студентларның каршылык чарасын китереп чыгара. Дистәләгән студентларны кулга алалар. Шушы чорда Гитлер указы буенча Чехословакиядәге бөтен югары уку йортлары ябыла. Бу вакыйгалар нигезендә 63 ел рәттән Студентлар көне үткәрелә.

Ә студентлар грипп белән көрәшә

Республиканың студентлар үзәге саналган Казанда бик күп студентлар өйләрендә дуңгыз гриппыннан качып, яки гади грипптан терелеп ята. Үткән атнада югары уку йортлары карантинга ябылган иде. Әмма бу гына элеккеге хәлне яхшыртмады бугай ди табиблар. Студентлар сырхауханәсе һаман да грипп белән авыручы студентлар белән шыгрым тулы.

Студентлар ни тели?

Студентларның тормышын кайгы-борчусыз, күңелле, рәхәт диләр. Шулай да алар уку өчен түләү, яшәү өчен акча эшләү проблемнары белән борчыла икән. Беренче чиратта, студентлар стипендиянең артуы турында хыяллана:

“Стипендияне бигрәк аз бирәләр, арттырсыннар иде. Аннары, шәһәрдә студентларга тулы хокуклы ватандашка караган кебек карамыйлар, эшкә дә алмыйлар, алсалар да, түбән хезмәт хакы бирәләр. Ә тулаем алганда, студент тормышы бик күңелле, әмма ул тиз үтә, шуңа да файда белән үткәрергә тырышырга кирәк”, ди КДУ студенты Гөлназ.

КДУның икътисад факультетында белем алучы Элмира исә, уку өчен түләү бәяләрен артык югары дип саный:

“Мин икътисад факультетында укыйм, бездә бер елга укырга түләү бәясе – сиксән меңнән артык. Башка университетлардагы икътисад факультетлары белән чагыштырганда бу бәя бермә-бер күбрәк.

Казандагы университетларның бер студенты студент тормышын югары уку йортларында ришвәтчелек пычрата ди:

“мин укыган вузда семестр саен берәр имтиханнан ришвәт алалар, монсыз сессияне ябып булмый. Ничек тә булса моның белән көрәшергә иде», - ди ул.

XS
SM
MD
LG