Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучылар берлеге кемгә кирәк? II


Иҗатчылар милли мәдәният, әдәбият өчен көрәшкәндә нинди чаралар һәм ысуллар куллана соң? Язучы каләмеме әллә сәяси чыгышлармы?

Римзил Вәли. Узган якшәмбедәге түгәрәк өстәл сөйләшүендә Язучылар берлегенең юбилее уңаеннан бу иҗат берлегенең җәмгыятьтә тоткан урыны турында аналитик тапшыруның беренче өлеше яңгыраган иде. Бүген Татарстанның халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, танылган журналист, “Акчарлак” газетының шеф-редакторы Искәндәр Сираҗи белән сөйләшүне дәвам итәбез.

Башка бер илдә, яки башка чорда язучылар иҗади берлегенә бу кадәр үк әһәмият, игътибар бирмәс иделәр. Шагыйрьләр, язучылар очрашкалап, үз казаннарында үзләре кайнавы әллә ни кызыксындырмый. Совет чорыннан соңгы Русия һәм Татарстан өчен, бигрәк тә татарлар өчен, Язучылар берлеге, һәм аның хакыйкый әгъзасы дигән төшенчәләр гаять мөһим һәм дәрәҗәле нәрсәләр.

Совет заманында әдәбият белән идарә итү өчен төзелгән Язучылар берлеге зыялыларның рухи иҗади тормышына тирән сеңеп калды. Әгъза булсаң, дәүләт хисабына китабың чыга, китабың чыккач, гонорар аласың, сирәк-мирәк булса да фатир бүләләр. Шул ук оешма аша мактаулы исемнәр алу, чит илләргә яки ял йортларына юлламалар кулга төшерү дә Язучылар берлеге аша булды. Берәүләрне мактап, күкләргә чөю, икенчеләрне тәнкыйтьләү, хәтта исемлектән сызып ташлау урыны да шул ук берлек булды.

Заманалар үзгәргәч Язучылар берлеге Совет чорыннан калган истәлек буларак онытылыр, дәрәҗәсен югалтыр дип тоелган иде. Ләкин чынлыкта берлек юбилейлар үткәрү, вафат булганнарны күмү, җитәкче оешмаларга гозерләр белән бару өчен хәзер дә бик кирәк икән.

“Азатлык” радиосының узган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашкан Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла һәм Искәндәр Сираҗи язучылар һәм аларның оешмасы президентка, хөкүмәткә киңәш бирүче һәм таләпләр куючы аксакал булырга тиеш дип әйтте. Ә бу таләпләр әдәбият турында гына түгел, ә гомумән мәдәният, милләт, мәгариф тармакларына да карый. Татар язучысы һәрвакыт җәмгыятькә һәм сәяси мәсьәләләргә битараф булмады. Хәзер дә алар җае чыккан саен милләткә һәм мәдәнияткә игътибарны арттыру мәсьәләсен куялар.

Дөрес, шул ук темаларны язучы булмаган җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр дә яңгыратып тора. Ләкин дәүләт машинасы үз тәртибе буенча, хокукый нормалар һәм регламент нигезендә эшли. Шуңа күрә язучыларның зарлануы бернинди дә нәтиҗә бирми. Һәркемнең үз эше, үз карашы. Ләкин барыбер тел авырткан тешкә тигән кебек, язучының сүзе дә бер үк юнәлештә.

Рабит Батулла. Әле дә без китапларны чыгарып барабыз, шөкер. Ләкин без, базар мөнәсәбәте дип, күп әйберләрне бутап ташладык. Базар мөнәсәбәте барлык өлкәләргә кагыла торгандыр. Сәнгать өлкәсендә базар мөнәсәбәте сәнгатьчеләрне хәерчелеккә китереп тери. Базар мөнәсәбәте була икән, композиторга да, язучыга да түләү булмаячак, үзләренең дуслары, туганнары аркасында гына китаплар чыгарып алга китәчәкбез. Дотация дигән әйбергә килеп терәлдек. Язучылар берлеге хөкүмәт каршында дотация турында сүз кузгатырга тиеш. Дотациясез сәнгатьне тотып булмый.

Искәндәр Сираҗи. Урыс әдәбияты – бөек әдәбият. Бүгенге көндә ул базар мөнәсәбәтенә кереп китте. Әгәр дә китап киштәләренә карасаң, кемнәр күбрәк алына? Дарья Донцова, Марининалар. Бу әдәбият түгел, антиәдәбият. Әдәбият конъюктурага керә дә китә.

Бүген татар халкын андый формада да саклап калып булмый, чөнки 7 миллион татар халкының 3 миллионы татарча укымый. Моның өчен кем гаепле? Заманында татар мәктәпләрен бетергән хөкүмәт Совет заманында эшләнгән китап кибетләрендә сатуны да юкка чыгарды. Ә милләт эшли һәм салымнарын түләп килә. Аның үзенең рухи үсешен таләп итәргә хокукы бар. Әмма аны таләп итәргә язучы халкыбыз, аның зыялылары тиеш. Шул зыялыларны берләштерә торган берлек кирәк.

Римзил Вәли. Язучылар берлеге оешкан, идарәсе, рәисе бар. Дәүләт шурасы депутатлары булып берлек җитәкчеләре һәм аның әгъзалары сайланып тора. Разил, Туфан, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Фоат Галимуллин һәм башкалар. Төрле бүләкләрне алганда, фатирлар бүлгәндә, алар белән санлашалар...


Рабит Батулла. Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллин бу турыда радиодан, телевидениедән йөрәкләре ярылганчы кычкыралар. Нигә ишетмисез? Разил Вәлиев телевидениегә чыккан саен тел турында сөйли. Милли компонент мәсьәләсендә эшләмиләрмени? Нигә һаман язучыларны гына гаепләргә тырышасыз?

Римзил Вәли. Мин аларны гаепләмим. Язучылар берлегенең корылтаенда утырдым һәм тарих өчен язып алдым. Шәймиев алдына барып, өч сәгать “издегез”. Сездән бер юньле әйбер дә ишетмәдем. Бу сөйләшүебездә Язучылар берлеге каян финанс ала, көндәлек нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләшәбез. Ярый, сезнең томнар чыга, ә кемнеңдер чыкмый. Сез шулай зарланасыз икән, мин практик мәсьәлә белән генә кызыксынам.

Рабит Батулла. Зарлану – көрәшү түгелмени?

Римзил Вәли.
Сез зарлану юлы белән көрәшүче оешмамы?

Искәндәр Сираҗи.
Безнең башка юлыбыз юк. Бу бердән-бер приоритет. Анысын да ишетәләрме, юкмы дигән сорау да туа.

Римзил Вәли.
Сезнең баш мөхәрирләрегез, идарәгез һәм депутатларыгыз бар икән, нишләп һаман бу мәсьәләләрне хәл итмисез? Нигә сүз кабатлау белән генә хәл итәргә җыенасыз?

Равил Фәйзуллин. Оешма дигәнне монда шартлы рәвештә аңларга кирәк. Оешманың формаль структурасы бар. Сүз татар әдәбиятының киләчәге турында бара. Әгәр дә бераз тарихка кайтып карасак, патша заманында да мәгърифәткә, китап эшләренә бер тиен бирмәгән очракта да, әдәбият югалтылган дәүләтенең кайбер функцияләрен башкарып килде.

Мәгариф өлкәсенең төп нигезендә кемнәр торды? Мәгърифәтче кешеләр һәм шул исәптән язучылар. Шуңа күрә, безнең традицияләр шактый зур. Әгәр дә бүген Русиядә иҗат оешмалары турында канун юк икән, алар җәмәгать оешмасы дип санала. Җәмәгать оешмасы булу сәбәпле, аңа акча бирү мәсьәләләре бөтенләй канунга сыешлы түгел иде. Шуңа күрә, бәлки, дәүләте булган халыкка иҗади оешмалар шушы статуста калса да ярар.

Ләкин безнең хәлебез бөтенләй башка. Әгәр дә без язучыларны югалтсак, бу бик аяныч нәтиҗәгә китерәчәк. Минемчә, соңгы федераль кануннарның берсе дә телебезне үстерүгә корылмаган. Шуңа күрә, безнең азмы-күпме иҗат оешмабыз бар икән, аны ничек ныгытырга, аңа ничек ярдәм итәргә, шуның турында уйларга тиешбез. Хөкүмәт түрәләре дә тырышалар. Бердәмлек, тырышлык, уртак максатка ирешү юллары турында сөйләшү нәтиҗәләре булыр, дип уйлыйм мин.

Римзил Вәли. Язучылар берлегенең гамәлгә куелган басмалары, ниндидер дәрәҗәсе, статусы бар иде. Нишләп алар мескенләнделәр?

Равил Фәйзуллин. “Казан утлары” соңгы 75 елда төп журнал санала иде. Соңгы елларда хасил булган яңа басмалар: “Идел”, “Мәйдан” – бөтенесе Язучылар берлегенеке. Хәзер бит журналлар Язучылар берлегенә карамыйлар. Элек нәшриятларда киләсе елга тематик план төзегәндә Язучылар берлегенең сүзе үтә иде. Язучылар берлегеннән басмаларны тартып алу көчәйтүгә алып бармый.

Римзил Вәли. Бу басмаларның хуҗасы кем соң?

Равил Фәйзуллин. Без “Татмедиа” агентлыгына карыйбыз.


Искәндәр Сираҗи. Язучылар берлегеннән сорап та тормадылар. Язучылар берлеге – иҗтимагый оешма. Ул канун булмау сәбәпле хөкүмәттән акчаны соранып кына ала. Димәк, бу сәдакага ул “Казан утларын”, “Идел” журналын асрый алмый. Тоттылар да, “Татмедиага” бирделәр. Нәтиҗәдә без бер журналны югалттык. Язучылар берлеге “Идел” журналын югалтты, минемчә. Чөнки аның җитәкчесе булып язучы булмаган кеше утыра. “Татарстан” журналының да әлегә татарчасы чыкмый.

Равил Фәйзуллин. Уйлап карагыз, “Казан” дигән журнал ике телдә чыга иде. Татарчасы чыгудан туктады. “Татарстан” журналының татарчасы соңгы айларда күренми.

Искәндәр Сираҗи. Безгә заманында бөтен төбәкләрдән татар язучылары килә иде. Ул чишмәләр корыды, чөнки татар мәктәпләре ябылды, анда татарча укыту бетте. Бу юлда журналны яптылар. Архитектура әсәрләрен җимереп бетерделәр. Без хәзер нишләргә тиеш? Татарлар елмаеп үлделәр дигән әйбер бар. Әдәбият елмаеп үләргә тиешме? Бөтен әйбер дә мәгарифкә бәйле. Мәгариф – ул милләтнең нигезе.

Без 90 елларда татар мәктәпләрен ача башладык. Без аларны кайда ачтык соң? Иске балалар бакчаларында. Бүген урыс мәктәпләрен замана мәктәпләре дибез, мактанабыз. Ә татар мәктәпләрендә заманында Каюм Насыйри укыткан. Былтыр мәктәп санитар таләпләргә туры килми дип аны да яптылар.

18-нче гимназия Русиядә укыту буенча иң яхшы укыту йортларының берсе дип санала. Аның турында санитар нормаларга туры килмисез, ябабыз, дип әйттеләр. Ярый ата-аналар тавыш чыгардылар, матбугатны күтәрделәр. Шуның белән генә ул сакланып калды.

Без соңгы елларда яңа татар мәктәпләрен төзедекме? Бер татар мәктәбен дә ачмадык. Аннары безгә хөкүмәт, сездә укымыйлар, сез рентабель түгел дип әйтә. Гомумән, дөрес хәл түгел бу. Бүген мәгарифне үтерделәр, мәгарифне үтерү сәбәпле без матбугатны үтердек.

Матбугат – ул милләтнең фикере. Милләтнең фикерен дә үтерделәр. Моңа язучылар гаепле икән. Татар язучылары, сезнең кемегез бар соң, күрсәтергә иде дип сорыйлар бездән. Татар язучысы – ул үзе милләтенең менталитеты дәрәҗәсендә эшли торган кеше. Аны, әй, татар язучысы гына, дип кимсетеп карарга ярамый. Милләтнең менталитетына туры килгән әсәрләрне язды, милләт аны заманында укыды.

Бүген ни өчен татар язучының әсәрләрен укымый башладылар? Чөнки милләттән телен тартып алдылар. Аны инвестор каршында тезләндерделәр. Хәтта әдәбиятны бетерү процессына колхозларны бетерү дә килеп кушылды.

Кешеләр киләчәккә өмет белән карый ала торган, аларны ышандыра торган оешма бар иде. Бүген ул – инвестор. Иртәгә тибеп куып чыгармасмы дип аның алдында калтыранып торганда, минемчә, матбугат, “Казан утларын” уку турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Кешенең кайгысы ул түгел.

Равил Фәйзуллин. Искәндәрнең күп сүзләрендә дөреслек бар. Әгәр дә түрәләрнең отчетларында, мәгариф министрлыгы конференцияләренә карасагыз, анда татар мәктәпләре гөрләп эшләп килә. Чынлыкта ни хәл икәнен барып карасыннар. Бәлки, язучылар тактика сакламыйча, шуны бәреп әйтәләрдер. Ләкин аларны тыңлаучылар, аңлаучылар булырга тиеш. Язучылар шуңа бик мохтаҗ.


Римзил Вәли. Безнең бүгенге әңгәмәбездә Язучылар берлегенең бүгенге хәлен, берлек әгъзаларын нәрсә кызыксындырганын, нәрсәләр борчыганын күзалларга мөмкинлек булды. Димәк, берлек әле кайнап торган иҗади, бераз сәяси оешма да. Ә башка социаль һәм практик гамәлләр, нәшриятлар ничек эшли? Кемнәрнең китаплары бушка басыла, кемнәрнең түләүле басыла? Ничек алар таратыла? Китап сәүдәсе ничек бара? Мин бу проблемаларның барлыгы турында беләм. Ә ирекле матбугат булган җирдә бу әйберләр ишетелергә һәм гамәлгә куелырга тиеш. Нәкъ менә шуның өчен сөйләштек тә без.

Рабит Батулла. Римзил әфәнде, сиңа бу сөйләшүне оештырган өчен рәхмәт әйтәсем килә. Син язучыларның пассив ягына да басым ясагансың. Миңа калса, бу мәсьәләләр киләчәктә уяныр. Шушы сөйләшүдән соң безгә активлашырга кирәк. Чыннан да, мәсьәләләрне өйрәнеп, җитди оешмалар каршында куя беләргә кирәк.

Римзил Вәли. Икейөзлек хакимияттә дә, кешедә дә, язучыларда да бардыр. Дәрәҗә алганда, туй үткәргәндә бер кәеф, икенче көнне – икенче.

Рабит Батулла. Мин аны икейөзлек дип әйтмәс идем. Бу ниндидер шартлар аркасында теләгән фикерне әйтә алмау.

Искәндәр Сираҗи.
Миңа калса, язучы икейөзле була алмый. Ул милләте алдында монафыйк була алмый. Ә түрәләрдә, бәлки, монафыйклык бардыр. Бу очракта алар бертөрле сөйләп, икенче төрле эшлиләр.

Равил Фәйзуллин.
Без бит юбилей уңаеннан җыелдык. Миңа калса, ул җитди әзерләнгән иде. Зал тулы иде. Башка республикалардан вәкилләр килгән иде. Без 70 еллыкны “Пирамида”да уздырган идек. Президентыбыз килде. Килгән кунаклар Русиядә башка бер җирдә дә болай язучыларның юбилеен уздырганнары юк диделәр. Бу юлы да юбилеебыз яхшы узды.

Фәнни-гамәли конференция һәм тантаналы утырышлар матур тарихи вакыйга булып калыр дип уйлыйм. Без җитәкчеләр турында шактый гына тәнкыйть сүзләре әйттек. Алар да булышты. Оештыру өчен байтак энергия, чыгымнар кирәк.

Римзил Вәли.
Татарстанның халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, танылган журналист, “Акчарлак” газетының шеф-редакторы Искәндәр Сираҗи язучылар берлеге юбилее уңаеннан тормыш, милли мәсьәләләр турында шундый фикерләр әйтте.

Заманасы шундый булгангамы, мондый сөйләшүләр әдәбият, сәнгать турында түгел, ә хакимияткә дәгъвалар, акча сорау, акча бүлү, аерым тармакларның эшчәнлеген бәяләүгә кайтып кала. Милләтебезнең иң акыллы, иң сәләтле кешеләре дә төп максат итеп, президентка, хөкүмәткә киңәш, күрсәтмә бирү теләге белән яналар.

Язучылар берлегенең еллык җыелышларында әдәби процесс, аерым жанрларда ирешелгән уңышлар турында бераз әйтелә. Әмма әдәбият, шигырь, проза, рухи ачышлар, көтелмәгән табышлар турында сөйләшү сирәк, бик сирәк була. Бәлки аерым иҗатчылар кайвакытта, күзгә-күз карап сөйләшкәндә генә, әдәбиятнең үзе, әдәбият көзгесендә тормышның чагылышы турында нидер әйтәләрдер.

Ә гадәти тормышта, милли оешма булсын, фирка, гуманитар фәннәр булсын, акча, дәрәҗәле урыннар бүлү турында сөйләшәләр дә, чиновникларны каһәрләп, һәм шул ук түрәләргә ясалма елмаеп, бер-берсен мактыйлар. Пушкин, Тукай, Фатих Әмирхан, Исхакый фикерләре һәм образлары, сәнгать, әдәбият әһеленең төп коралы булган сүз һәм фикер, сурәт могҗизасы кайдадыр онытылып кала.

Хәер, 75 ел элек дәүләт һәм партия оештырган иҗат берлекләре бу рухият дөньясын төзергә тиеш тә түгелдер. Шулай да сәнгать тирәсендәге сүз куертулардан он коелмый, бары тик юшкын гына утырып кала. Һәркем үзе алдында, үзе белгәнчә иҗат итә шул. Колхозлашу һәм колхоз тарату уеннары әдәбиятның үзенә кагылмый. Бәлки сез башкача уйлыйсыздыр? Языгыз...
XS
SM
MD
LG