Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 3 кеше дуңгыз кизүеннән үлгән


Tатарстанда дуңгыз кизүеннән 3 кеше үлгән, ә авыручылар саны 483-кә җиткән. “Бизнес-онлайн” хәбәр итүенчә, көн саен грипп, тын сулышлары һәм тамак авырулары белән 5-7 мең кеше теркәлә.

Дуңгыз кизүе белән чирләүчеләр Татарстанның 32 муниципаль берәмлегендә ачыкланган. Авыручыларның 20-се балалар, 50% артыгы – 30-40 яшьлек кешеләр.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева әйтүенчә, үлүчеләр табибларга соң мөрәҗәгать иткән.
XS
SM
MD
LG