Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда да гаделлек җиңсен


Башкортстанның Благовещен шәһәрендә яшәүче Дмитрий Антипин республика милициясе өстеннән биргән мәхкәмә шикаятендә җиңеп чыкты.

Дмитрий Антипин, 2004 елның декабрь аенда шушы шәһәрдә милиция һәм ОМОН көчләре тарафыннан кылынган “чистартуларга” бәйле, Башкортстан Югары мәхкәмәсендә үзенә китерелгән әхлакый зыянны каплатуны таләп иткән иде. Благовещендагы вакыйгалар вакытында Дмитрий Антипинны да каты кыйнаган булганнар. Бөре социаль-педагогия академиясенең икенче курсында белем алучы Д. Антипинга хәзер Русия Финанс министрлыгы 50 мең сум акча түләргә тиеш. Бу беренче шундый очрак әлегә. Д. Антипин әйтүенчә, ул азакка хәтле көрәшкән. “Канун һәркем өчен дә бертөсле булсын” – ди ул.

Благовещен шәһәрендә 2004 елда булган”чистарту-манчулар” барышында 341 кеше зыян күргән иде. Аларның да байтагы мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Ә инде Дмитрий Антипинның җиңүеннән дәртләнеп, хәзер барлык каза күрүчеләр дә милиция өстеннән мәхкәмәгә бирергә мөмкин. Ул чакта Русия Финанс министрлыгы, барлык каза күрүчеләргә, җәмгысе 15 миллион сум компенсация түләргә тиеш була. Бу инде салым түләүчеләр кесәсеннән алыначак акчалар дигән сүз. Шулай итеп республика милициясеннән зыян күрүчеләр 5 елдан соң гаделлеккә ирешә башлады.

Исегезгә төшерәбез, Благовещендагы “чистартулар”да катнашкан нибары дүрт милиция хезмәткәренә карата былтыр соңгы хөкем карары чыгарылган иде. Өч милиционер шартлы рәвештә хөкем ителде. Һәм бары тик Благовещен шәһәре эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, милиция лейтенанты Айдар Гыйльванов кына, Җинаять кодексының 286нчы маддәсе нигезендә, 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Былтыр июнь аенда Башкортстан эчке эшләр министры Рафаил Диваев вазыйфасыннан алынган иде. Аны хезмәт яше тулган дигән аңлатма белән озаттылар. Әмма Мәскәүдән килеп тикшерүләр үткәргән махсус комиссия аның Благовещен вакыйгаларында башбаштаклыкка юл куйганлыгын ачыклаганлыгы хакында сүзләр чыкты. Шул ук вакытта Рафаил Диваев пенсиягә китмәде, урамда торып калмады, аның өчен Башкортстан хөкүмәтендә премьер-министрның моңарчы булмаган 7нче урынбасары вазыйфасын уйлап таптылар. Шулай итеп аны мәскәүләр типсә дә, Башкортстан түрәләре, элекке тугрылыгын исәпкә алып, аны рәнҗетмәде. Ул хәзер Башкортстандагы һәммә иминлек чаралары өчен җаваплы түрә дип әйтелә.
XS
SM
MD
LG