Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Гыйрак вице-президенты сайлау канунына вето салды


Гыйрак вице-президенты, сөнни Тарик әл-Хәшими сайлау канунының бер өлешенә вето салу сәбәпле гыйнвар аендагы гомуми сайлау үтмәскә мөмкин.

Хәшими бу карарын канунның Гыйракка халыкара көчләр кергәннән соң башланган мәзһәбара бәрелешләрдән читкә качып киткәннәргә җитәрлек урын бүленмәве белән аңлатты.

Читкә качканнарның күпчелеге сөнниләр.

Хәшими канунның бер өлешен үзгәртү өчен кире парламентка җибәрүен белдерде. Парламентның аны кайчан караячагы мәгълүм түгел.

Атналарча дәвам иткән кайнар бәхәсләрдән соң, узган атнада парламент сайлауның 18 гыйнварда үтүенә юл ачучы компромисска ирешкән иде.

Сишәмбе көнне көрд төбәге хөкүмәте, парламентта үз вәкилләренең урыннары арттырылмаса, сайлауда катнашмау белән янады.

Сайлауның кичектерелүе Вашингтонның август ахырына Гыйрактан сугыш көчләрен чыгару планына да зыян китерә ала.

XS
SM
MD
LG