Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:49

Самар шәһәр администрациясе милли проблемаларга битараф түгел, хәтта милли төсмерле чараларны хуплый да.

Шәһәрнең эшчеләр бистәсе булып саналган Безымянка үзенә күрә бер зур авылны хәтерләтә. Биредә урнашкан Литвинов исемендәге мәдәният сараенда татар, рус, мукшы, чуаш, кыргыз, казакъ, азәри халыкларының бәйрәмнәре уздырыла. Шул ук мәйданда коммунистлар үзләренең хаклыгын дәгъвалап чыгыш ясыйлар, канәгатьсезләр үзләренең нәфрәтләрен белдерәләр.

Соңгы атнада узган чара күңелле бәйрәм төсен алды. Тамаша залы төрле милләт кешеләре белән шыгрым тулы иде. Тантана “Самар салават күпере” исеме астында узды.

24 милли үзәк сәхнәдә сәнгать әсәрләрен югары осталыкта күрсәттеләр. Рус җырлары, чуаш-мукшы такмаклары, тау халыкларының ут чәчрәтеп биюләре, сылу кызлары, тамашачыга сирәк ишетелгән ком чүле аһәңнәре, салмак алман вальсы - барчасы да көчле алкышларга күмелде.


“Туган тел” җәмгыяте каршында эшләп килгән “Заман яшьләре” төркеме ике татар көе белән катнашты. Югары уку йортларында укучы кызлар һәм егетләр шәһәрдә туып үсүләренә карамастан татар моңын югалтмаганнар. Алар татарлыклары белән горурланалар. Алар өчен глобализация шаукымы куркыныч түгел, кыйблалары дөрес юнәлештә.

“Бәйрәмне оештыру турында тәкъдимне милли үзәкләр ясады. Без шуны күтәреп алучылар гына. Финанс, бина табу безнең җилкәдә. Концерт программасын тулысынча милли үзәкләр әзерләде. Зур мәйданнарга да чыгарбыз дип уйлыйм. Бер-беребезнең гореф-гадәтләрен белгән хәлдә генә, бер-беребезне аңлап, хөрмәт күрсәтеп яши алабыз”, диде бәйрәмне оештыручы шәһәр администрация вәкиле Николай Акутин.

XS
SM
MD
LG