Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан музейлары берләшә башлады


Евгений Сурин
Евгений Сурин

Теләгәннәр Русиянең музей хезмәткәрләре ассоциациясенә әгъза булып керә алачак.

Русиянең музей хезмәткәрләре ассоциациясе башкарма мөдире Евгений Сурин Милли музейга киңәшмәгә җыелганнар алдында үзләре чыгара торган “Вестник” басмасын күрсәтте. Татарстандагы һәр музей үзе турында мәкалә җибәрә ала, теләсәгез һәркайсыгыз безгә язып хезмәттәшлектә торырга мөмкин, дип тә белдерде ул.

Суринның тел төбеннән аңлашылганча, ул Татарстан музейларының әлеге ассоциациягә керүенә каршы түгел. Бер тиен акча да бирәсе түгел икән. Иң беренче чиратта, башлап йөрү теләге булганнар белән хезмәттәшлек кулай икәнлеген ассызыклады.

Дөрес, бүген Русиядә музейларны берләштергән төрле оешмалар, берлекләр бар. Әмма аларга кесәсендә бер тиене булмаган, хакимиятләр күпме бирер икән дип кулын сузып торган авыл һәм сала музейлары керә алмый. Мисал өчен, Русия музейлары берлегенә керү өчен генә дә 5,5 мең сум түләргә кирәк.

Гөлчәчәк Әдһәмова
Татарстанның Милли музее мөдире Гөлчәчәк Әдһәмова да әлеге ассоциациягә кергән вакытта файда гына булачак дип белдерә.

“Композиторлар, рәссамнар, язучылар – бөтенесе иҗатта. Музей эшенең шулай ук бай һәм тирән иҗат икәнен күпләр белми генә. Тупланма төзү генә дә бик зур иҗади эш сорый. Музейдагы нумезматлар, этнографлар, археологлар – төрле белгечләр бергәләшеп эшләргә мөмкинлек бирә торган оешма була инде”, ди Әдһәмова.

Сурин киңәшмә вакытында Татарстан музейлары күптән безнең оешмада инде, бары тик рәсмиләшмәгән идек дип белдерде. Милли музей төрле чараларга район һәм авыллардагы хезмәттәшләрен дә чакырып тора.

Музейчылар белдерүенчә, әлеге оешма иҗатны хуплаячак, дөнья күләмендә оештырыла торган төрле грантларга да юл ачыла. Сурин авыл һәм районнардагы музей җитәкчеләренә “Музей һәм туристлык” юнәлеше турында бик тәфсилләп сөйләде. Музей янында ук үзенең кунакханәсен булдыру, шунда ук төрле хәдия (сувенирлар) сатуны да оештыру кирәк диде.

Музейчылар үзләрен Русиядә өч дәрәҗәгә бүлеп карау белән дә бик үк канәгать түгел. Билгеле булганча, 2005 елдан алар федераль, республика һәм муниципальгә бүленә. Хезмәт хакларын да булган экспонатлар саны, күпме халыкка хезмәт күрсәтүенә карап өч баскычка бүлеп түлиләр.

Апастагы “Туган якны өйрәнү музее” җитәкчесе Рәмис Ногманов район хакимиятләре белән уртак тел таба алмасаң чыгарга да качарга гына кала ди. Хезмәт хакын район хакимиятләре түли, тик күпме түләнәсе аннан да өстәрәк билгеләнә икән.
Рәмис Ногманов

“Безнең хезмәт хакы иң түбәннәрнең берсе. Ул хакта без мәгълүматлардан да, газетлардан да укып беләбез. Русияге хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакыннан безнеке 2,5 тапкыр түбәнрәк”, ди Ногманов.

Район хакимияте тырышлыгы белән мәктәп укучыларын музейга бушка йөртәләр, төрле чараларга үзләре дә химаячеләр эзлиләр икән. Билгеле кырыс шартлар берьяктан төрле яңа юллар табарга этәрсә, икенче яктан музейчылар моны гаделсезлек дип тә белдерә.

Русия музейлары хезмәткәрләре ассоциациясе дә үзен яңача эшләү, яшәү, гомумән алганда, үз көнеңне үзең күрү ысулларын әйтеп торучы, яңалыкларны хуплаучы оешма буларак тәкъдим итә.

Сурин Русиядә иҗат кешеләренең эшләренә хакимиятләрнең һәрвакыт таяк тыгарга тырышуларын да яшереп тормады. Алар юстиция комитетына “Мир и музей” дигән журналны теркәтергә барганнар. Чиновниклар Русиядә “Мир музея” дигән журнал бар инде дип аяк терәп каршы килгәннәр. Музей һәм дөнья ул музейның эчке дөньясыннан нык аерыла, чиновниклар шуны да аңламый, дип авыр сулый Сурин.
XS
SM
MD
LG