Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:35

АКШ президенты Барак Обама Азия сәфәренең Кытай өлешен тәмамлады. Күзәтүчеләр бу ике ил арасында көчләр чагыштырмасының үзгәрүе күренүен әйтә.

Бу сәфәрнең АКШ белән куәте артканнан арта баручы Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр турында ни сөйли алуы хәзер җентекләп тикшерелә.

“The New York Times” газеты Америка белән Кытай арасындагы элекке мөнәсәбәтләр тәмамланды дип яза.

“Без хәзер көчсезләнгән алып белән үсеп килүче һәм омтылышлары бик зурдан булган берәүнең кара каршы очрашуын күрәбез. Вашингтонның үткән очрашулардагы чагыштырмача өстенлеге кимегән, ә Кытай ягында исә югалтулар юк”, - диелә анда.

Газета язуынча, моның төп сәбәпләреннән берсе – АКШның тарихта беренче мәртәбә Кытай алдында зур бурычларга батуы. Пекиң хәзер АКШның иң зур кредиторы. Ул бер триллион долларга тиң АКШ хөкүмәте облигацияләренә ия.

Бу элекке еллардагы вәзгыятьтән бик нык аерыла.

“Washington Post” 10 ел элек, ул чактагы президент Билл Клинтон Кытайга килгәндә, АКШның Кытайга бурычлары Испаниягә түлисе бурычларыннан азрак булуын, һәм Мексика белән сәүдә әйләнеше Кытай белән сәүдә әйләнешеннән 2 мәртәбә зуррак булуын мисал итеп китерә.

“Washington Post” язуынча, шуңа күрә Клинтон ул чакта Кытайны катырак тәнкыйтьли алды. Обаманың тавышы исә татулашучанрак яңгырады һәм ул Кытайдан үзара мәнфәгатьләргә караган кайбер мәсьәләләрдә әлләни тәрәккыятькә ирешми генә китте.

Валюта мәсьәләсенә килгәндә, АКШ Кытайның үз акчасын, юаньне ясалма рәвештә арзан итеп тотуын, шуның белән Кытай таварларының базарларда өстенлеккә ия булуына ирешүен инде күптәннән тәнкыйтьләп килә.

Хәзер исә Кытай да үз чиратында Вашингтонны финанс эшләрендә җавапсызлыкта, доллар бәясен бик түбән төшерүдә гаепли башлый. Чөнки, нәтиҗәдә, Кытай кулындагы долларларның да кыйммәте кими.

Кытай президенты Һу Дзинтао да, премьер-министр Уен Дҗиабао да юаньнең кыйммәте мәсьәләсендә бернинди вәгъдә дә бирмәгәнгә охшый. 17 ноябрьдәге матбугат очрашуында Обама Кытайның элекке, бик үк ачык булмаган вәгъдәләрен генә телгә алырга мәҗбүр булды.

Обама белән Дзинтаоның уртак матбугат очрашуы
Иран һәм аның атом програмы мәсьәләсендә дә Вашингтон теләгән үзгәрешләр булмаганга охшый. Матбугат очрашуында Һу Тәһранга каршы яңа чикләүләр мөмкинлеге турында берни дә әйтмәде. Һу бу атом каршылыгының “диалог” һәм “сөйләшүләр” аша гына чишелергә тиешлеген әйтте.

Төньяк Кореяның атом програмы мәсьәләсендә Обама зуррак уңышка иреште. Һу “Корея ярымутравын атом програмыннан чистартуны” һәм бу турыда 6 яклы сөйләшүләрне дәвам итәргә вәгъдә бирде.

АКШ җитәкчесе климат үзгәреше мәсьәләсендә дә бераз тәрәккыятькә ирешкәнгә охшый.

Һу әйтүенчә, тарафлар бу мәсьәләдә хезмәттәшлекне “киңәйтергә” һәм декабрьдә климат үзгәрешләренә багышланган Копенһаген саммитында уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышырга дип килешкән.

АКШ белән Кытай дөньяда иң күп япма газлары чыгаручы илләр.

Кытайдан соң Обама Азия сәфәренең соңгы тукталышына, Көньяк Кореяга килде.

XS
SM
MD
LG