Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:21
Башкортстан татар милли оешмалары бу арада бер-бер артлы өч киңәшмә үткәреп алды. Аларда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Уфага сәфәре нәтиҗәләре тикшерелде һәм алдагы елда үтәчәк җанисәпкә әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышу оештырылды. Шушы очрашулардан соң Башкортстан татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Бигнов журналистлар белән матбугат очрашуы оештырып алды. Әлеге сөйләшү шундагы сорауларга җаваплардан чыгып төзелде.

- Рамил әфәнде, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Уфага сәфәре Башкортстан татарлары арасында зур шау-шу куптарды. Хәтта татар милли хәрәкәтен ныклап җанландырып җибәргәндәй булды бу хәлләр. Моның сәбәбе нидә?

- Аның сәбәпләре байтак. Әмма төп сәбәп – Ринат Закиров Уфага килеп Башкортстан татарларын сатып китте, образлы итеп әйтсәк, аларның аркасына пычак кадады. Мәгълүм ки, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров 14 октябрь көнне Уфада булып киткән иде. Сәфәре барышында ул Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән сөйләшүләр үткәрде. Башкортстан дәүләт телевидениесенә биргән әңгәмәсендә Ринат Закиров биредә яшәүче татарларга, үз милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, барлык шартлар тудырылган дип әйтте һәм Мортаза Рәхимовка кат-кат рәхмәтләрен җиткерде.

Бөтендөнья Татар конгрессы башлыгының Уфада шундый белдерүләр ясавы республикадагы татар милли оешмалары җитәкчеләрен һәм актив әгъзаларын аптырашка калдырды. Башкортстан татар балалары татарча укудан мәхрүм булганда, йөзләрчә мең татар 2002 елгы җанисәп вакытында “башкорт” дип яздырылганда, Уфага килеп татарлар исеменнән андый сүзләр сөйләүне “аркага пычак кадау” дип әйтми ни дип әйтәсең инде.

Әмма тагын да гаҗәпләндергәне – Ринат Закировның әллә ничә елга бер тапкыр Уфага килеп тә татар милли хәрәкәте вәкилләре белән очрашмавы. Ринат Закиров Уфадан кайтып киткәннең икенче көнендә үк, башта Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты, аннан соң бер атнадан, республикадагы дистәдән артык татар оешмалары вәкилләре ашыгыч киңәшмә үткәрде һәм Ринат Закировның белдерүләренә үзләренең кискен мөнәсәбәтен җиткерде. Махсус белдерүләр әзерләп, аларны Башкортстан җитәкчелегенә дә, Татарстанга да юлладык.

- Ләкин Ринат Закиров үзе Уфада, Мортаза Рәхимов белән сөйләшүдән соң, татарлар белән дә очраштым дип белдерде ич.

- Әйе, ул хакта хәбәребез бар. Дөрестән дә, очрашкан ул кайбер милләттәшләребез белән. Ул кешеләрне без “Татарстан - Яңа гасыр” телевидениесе Уфадан әзерләгән тапшыруда да күрдек. Әмма Ринат Закиров белән очрашкан татарлар арасында Башкортстан татарлары проблемаларын бар кискенлегендә күтәрергә җөрьәт итәрлек кешеләр булмаган. Ни өчен икәнен хәзер аңлатам.

Башкортстан дәүләт педагогия университетында узган ул очрашуда шушы уку йортының ректоры, аның укытучылары, башка югары уку йортлары татар факультеталары деканнары һәм кафедра мөдирләре, республиканың рәсми татар гәзитенең баш мөхәррире һәм башка шундый рәсми затлар бар иде. Менә уйлап карагыз, аларның кайсысы республика татарларының авыр язмышы хакында сүз сөйли ала? Аларның хезмәт урыннары җылы, эшләре җайланган, кемнең инде үзе утырган агачка балта белән чабасы килсен. Әйтеп кара син, мәсәлән, рәсми гәзитнең баш мөхәррире булып, татарны яклап берәр сүз. Минутында ук эшеңнән очасың.

Әлбәттә, ул очрашуда Башкортстанда үзләрен татар оешмасы дип йөртүче ике-өч татар җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчеләре дә катнашкан. Әмма аларны без татар мәнфәгатьләрен яклаучылар дип түгел, ә, киресенчә, каршы эшләүчеләр дип беләбез. Чөнки аларны Башкортстан хакимиятләре үз файдасына эшләтә. Нәкъ менә шушы оешмалар, башкорт милли оешмалары белән берлектә, татарга каршы кабул ителгән белдерүләргә үз имзасын сала. Биш-алты кешедән генә торучы андый татар оешмалары җитәкчеләре бары тик үзләренең “шкурный” мәнфәгатьләрен генә уйлап эш йөртә. Шуңа күрә Ринат Закировның “мин Уфада татарлар белән дә очраштым” дип әйтүе үзен аклау өчен генә.

- Ә Ринат Закировның Уфага сәфәренең максаты нәрсәдә дип уйлыйсыз?

- Хәзер ул ачыкланды инде. Төп максаты ул биргән әңгәмәләрдә ярылып ята. Алар Мортаза Рәхимов белән очрашуда, киләсе ел башында, Уфада Башкортстан татарлары корылтаен үткәреп, биредә яңа Татар конгрессын төземәкче икән. Бу безне тәмам аптыратты.

Ни өчен дигәндә, без 2007 елның декабрь башында Башкортстандагы Татар конгрессының чираттагы корылтаен үткәрдек һәм аның яңа Башкарма комитеты әгъзаларын сайлап куйдык. Шуны да искәртим, бу корылтайны әзерләүдә һәм аны үткәрүдә Башкортстан хакимиятләре катнашмады. Шулай булса да без аны үз көчләребез белән үткәрдек. Әлбәттә, үзләре төземәгән корылтайга республика җитәкчеләре үги бала итеп карадылар. Шулай да безнең корылтайга Ринат Закиров котлау җибәргән иде. Акка кара белән язганны юк итеп булмый.

Ике ел элек сайланган Башкарма комитетыбызга республика татарларының иң күренекле вәкилләре – фән докторлары һәм кандидатлары, профессорлар, олуг талант ияләре керде. Нәкъ менә алар татарны яклап үз фикерләрен әйтә торган кешеләр. Менә шуңа күрә дә, Башкортстанның рәсми хакимиятләре яңа Конгрессны танымады. Шул ук вакытта, Башкортстан җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләрне бозмыйбыз, диптер инде Бөтендөнья Татар конгрессы да безне күрмәмешкә салышты. Безнең Башкортстандагы Татар конгрессының алдагы корылтае өч елдан соң гына үтәргә тиеш. Шуңа күрә киләсе ел башында Уфада ниндидер альтернатив Татар конгрессы оештырырга маташулары әлеге дә баягы “кесә татар оешмасы”н төзеп куюны гына максат итеп куя.

- Бөтендөнья Татар конгрессы башлыгы Башкортстандагы татарларның чын хәлләрен белмичә сөйли дип уйлыйсызмы?

- Юк, мин алай уйламыйм. Башкортстан татарларының проблемаларын бик яхшы белә ул. Хәтта ул проблемаларны Ринат Закиров үзенең “Татарлар үзгәрүчән дөньяда” исемле китабында да язган иде. Без дә аңа Башкортстан татарлары проблемалары турында әледән-әле хак мәгълүматлар биреп тордык.

2004 елның 25 февралендә Уфада, Ринат Закиров рәислегендә, Бөтендөнья Татар конгрессының күчмә утырышы үткән иде. Анда Башкортстан татарларының күп санлы кискен проблемалары тикшерелде һәм соңыннан алар буенча зур күләмле карар-белдерү кабул ителде. Ул документка Р. Закировның култамгасы да салынган. Шуңа күрә дә Ринат әфәнденең Уфага килеп икейөзлеләнеп сөйләве тагын да ныграк аптыратты.

Хәер, монда зур сәясәт тә ята инде. Бер караганда, аптырыйсы да түгел кебек. Сүз дә юк, Ринат Закиров Башкортстандагы татарлар хәлен бар тулылыгында белми. Әгәр яхшырак белергә теләсә, республикага һичьюгы бер атнага килеп, районнарда йөреп чыгар, халык белән сөйләшер иде. Бәлки ул чакта фикерләре дә башкачарак булыр иде. Ә болай, безнең уебызча, Башкортстан хакимиятләре, Ринат Закиров кулы белән, республикадагы татарларны бүлгәләргә җыена.

Башкортстан татарлары артында алып барылган моның ише сәяси-милли “уеннар” республикадагы милләттәшләребез проблемаларын тагын да кискенләштерәчәк кенә. Тагын бер хәлне искә төшерәсем килә. 2003 елда Башкортстан президентын сайлауларның беренче турында Мортаза Рәхимов җиңә алмады. Чөнки татар районнарында аны азрак яклаган булып чыктылар. Шул чакта Рәхимов "яңадан президент булып сайлансам, татарларның көнүзәк проблемаларын, шул исәптән, татар теле статусын да хәл итәчәкбез" дигән иде. Әмма бу вәгъдәләр шунда ук онытылды. Татар халкы чираттагы тапкыр алданды.

- Уфадагы очрашу вакытында Башкортстанда киләчәктә “Татарстан - Яңа гасыр” телевидение каналын күрсәтә башлау турында да килешенгән, башка төрле хезмәттәшлек хакында да фикер алышулар булган дип әйтелгән иде. Димәк, бу очрашудан барыбер нинди дә булса файда көтәргәдер...

- Башка нинди хезмәттәшлек турында сөйләшкәннәрдер ул гәп корганда. Әмма менә шул Татарстан телеканалын Башкортстанда күрсәтү мәсьәләсен генә алыйк. Шул да булдымы казаныш? Аны зурдан кубып сөйләделәр сөйләвен, ә аның кайчан күрсәтелә башлавын беркем дә әйтә алмый. “Татарстан- Яңа гасыр” телевидениесен Башкортстанда күрсәтмәү өчен республика хакимнәре моңарчы ничек кенә аяк чалмады.

Берничә ел элек үк, Татарстанга чиктәш булган районнарыбызда, кабель телевидениесе җитәкчеләре үзләренең техник корылмалары аша “ТЯГ”ны күрсәтергә ризалыкларын биргән иде. Ләкин аларны бу адымга барган чакта, лицензияләрен тартып алу белән кисәттеләр. Ә бит Башкортстанның “Юлдаш” каналын Татарстанда карауны ничәмә еллар инде беркем дә тыймый. Без бу хәлләргә дә шаһит.

Башкортстан татар оешмалары да ике республика җитәкчелегенә, татар телевидениесен Уфада һәм районнарда карау мөмкинлеген булдыруны сорап, әллә күпме хатлар күндерде. Шуңа күрә ничә еллар көрәштән соң "инде “ТЯГ”ны күрсәтә башлаячакбыз" дип әйтү эткә сөяк ташлау белән бер ул.

Бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. “Татарстан - Яңа гасыр” каналы берничә ел элек Уфада үзенең хәбәрчеләр үзәген ачарга теләгән иде. Ләкин моңа да ризалык бирелмәде. Шуннан соң күп тә үтми ул үзәкне Екатеринбурда ачтылар.

Тагын бер проблемага кагылмый булмый. Башкортстан “Юлдаш” телевидениесендә атнага нибары бер татарча тапшыру эфирга чыга. “Рәйхан” исемле 20 минутлык кына ул тапшыру да татарны мыскыл итү билгесе түгемени? Ә бит уйлап карасаң, Башкортстанда яшәүче 1 миллионнан артык татар башкорт туганнарыбыз әзерләгән программаларны кулланучы гына түгел, ә үзләре дә мәдәни продукцияне җитештерүче булырга тиеш. Безнең моңа мөмкинлекләребез дә, хокукларыбыз да һич кенә дә ким түгел. Ә, ни аяныч, без бүгенгәчә, андый бәхеткә ия була алмыйбыз.

- Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары 2010 елда үтәчәк халык санын алуга бәйле дә киңәйтелгән киңәшмә үткәргән, дип хәбәр ителде.

- Әйе, яңарак, без - республиканың 14 татар оешмасы - киләсе елда үтәчәк җанисәпкә әзерләнә башлау турында зур сөйләшү оештырып алдык. Анда без Башкортстан татарлары җанисәпкә әзерлекне “Без - татарлар!” ораны астында алып барачак, дип карар иттек.

Мәгълүм ки, Русиядәге икътисадый төшенкелеккә сылтанып, 2010 елда үтәргә тиешле халык исәбен алуны 2013 елга күчерү турында карар ителгән иде. Әмма, соңгы көннәрдәге хәбәрләргә караганда, халык исәбен алу үз вакытында, алдагы елда узачак. Башкортстан татар милли хәрәкәтенә караган оешмалар җитәкчеләре һәм актив әгъзалары аңа әзерлек алып баруны бүгеннән башлау кирәклеген ассызыклады. Татар оешмалары җитәкчеләренең чыгышларын бу тема белән махсус шөгыльләнгән кайбер галимнәр дә хуплады.

Очрашуда чыгыш ясаган танылган этносәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, Башкортстандагы татар районнарында гына түгел, ә татарлар азрак санда яшәгән башкорт районнарында да татар җәмәгатьчелек оешмалары бу мөһим кампаниядә үз тырышлыгын салырга тиеш. Башкортстанда, 2002 елда узган җанисәптә ялганлаулар, хәрәмләшүләр сәбәпле, татарлар халык саны буенча икенче урыннан өченчегә тәгәрәде, ә башкортлар, киресенчә, икенче урынга менде. Моңа хакимиятнең басымы сәбәпче. Бу юлы да шушы хәл булса, башкортлар тагын да артып, татарлар тагын да азрак күрсәтелергә мөмкин.

- Кайбер татар галимнәре Башкортстанда татарлар санын киләсе елгы җанисәптә кире кайтарып була, дигән фикерне яңгырата. Сулар кирегә акмаган кебек, бу да гамәлгә ашмастай хәл дип белдерә моны икенче тарафтагы башкорт галимнәре.

- Әгәр халык исәбе дөрес оештырылса, татарлар үз хәленә кайтып, республикада кимендә 1 миллион 350 мең тирәсе булачак һәм руслардан кала икенче урынга менәчәк. Бу һавадан алынган сан түгел, ә аны махсус тикшергән галимнәребез раслый. Без хәтта узган җанисәп нәтиҗәләре буенча мәхкәмәләргә дә мөрәҗәгать итәргә килештек. Узган халык санын алуга әзерлек барышында Башкортстан җитәкчеләре матбугатны да, хакимият мөмкинлекләрен дә татарларны азрак итеп күрсәтүгә юнәлдергән иде.

Без шулай уйлыйбыз – алдагы җанисәпкә Башкортстан хакимиятләре артык шау-шусыз гына әзерләнәчәк. Шул ук вакытта алар башкорт санын тагын да арттыру максатын куя, моңа иманыбыз камил. Шуңа күрә дә, татар галимнәре Башкортстандагы демографик вәзгыять һәм кайсы халыкның чынлыкта күпме булуы турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат биреп торырга тиеш.

Үзебезнең гәзитне чыгару кирәк, шушы темага фәнни конференцияләр дә оештыру зыян итмәс. Алдагы көннәрдә һәр татар җәмәгатьчелек оешмасы үзләренең халык исәбен алуга әзерлек барышында башкарачак эш-гамәлләре турында план-программаларын эшләячәк. Барлык хәстәрлекләр “Без – татарлар!” дигән шигарь астында алып барылырга тиеш, дип белдерде чын милләтпәрвәр татарларыбыз.

Бу җанисәпкә әзерлек чорында без ике төп бурычны үз алдыбызга куябыз. Аның берсе – Башкортстан татарларының үзаңын, рухын күтәрү. Икенчесе – ялганлауларга, хәрәмләшүләргә юл куймау. Шушы эштә без рәсми Татарстан белән, Бөтендөнья татар конгрессы белән һәм Мәскәүдәге акыллы сәясәтчеләр белән беркулдан эшләргә тиеш. Бу юнәлештә Башкортстанда иң зур булган Татар милли-мәдәни мохтарияте дә, Татар Конгрессы да, Татар иҗтимагый үзәге дә, башка милли оешмаларыбыз да нәтиҗәле эшләр, дип ышанабыз.

Милләтнең киләчәген уйласак, безнең башка чарабыз да, юлыбыз да юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG