Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның спорт газеты чыга башлады


Татарстанда “Безнең спорт” исемле беренче татарча спорт газеты чыга башлады. Гамәлгә куючы “Ихлас” җәмгыяте ди, газетның журналисты Радик Сабиров.

“Безнең спорт” газетасы чыга башлау – милли матбугатыбызда мөһим яңалык буларак кабул итәрлек вакыйга. Моңа кадәр татар
Радик Сабиров
дөньясында бары тик спорт турында гына язган газета-журналлар юк иде”, дип сүзен башлый әлеге басма. Аның ике саны басылып тарала да башлады инде. “Безнең спорт” ны оештыручылар бу көннәрдә газетаны халыкка күрсәтү, таныту, тема төрлелеген баету эшләре белән мәшгуль икән.

“Ярты елга язылу бәясе нибары 120 сум. Монда бөтен темаларны яктыртып барырга тырышачакбыз. Безнең өчен милли спорт төрләре зур урын алып торачак. Ул татар көрәше, ат узышлары, гер күтәрү һәм башкалар. Чөнки татар халкы гомер-гомергә спортны үз итүче халык”, ди “Безнең спорт” газетының идея авторы, Татарстанда билгеле спорт журналисты Радик Сабиров.

Ул шулай ук басманың эчтәлеге белән дә таныштырды.

“Беренче-икенче санда республикадагы билгеле спорт яңалыкларыннан иң актуль дип санаганнарын яздык. Монда “Рубин” белән “Барселона” футбол такымнары көрәше нәтиҗәләре, киләчәккә фаразлар.
Казанда үткән спорт форумына күзәтү. Татар көрәше үзәктә булачак. Алдагы саннарда да без аны урта биткә куйдык һәм киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйбыз. Газета төсле битле, кызыклы фотолар белән дә баетыла барачак. Эчтәлекне карый китсәк, җиденче биттә спорт белән шөгыльләнә башлаган яшьләр өчен киңәшләр урын ала. Икенче санда табип киңәше басылды да инде. Соңгы бит күңел ачу өчен каралган, төрле кызыклы хәлләргә, сканвордка да урын бирелә. Шуңа да без аны “Физкультминут” дип атадык”, ди Сабиров.

Болардан тыш татарның беренче спорт газетасында билгеле татар спорт “йолдыз”лары турында да язмалар булачак ди оештыручылар. Алга таба “Дин һәм спорт”, “Артистлар һәм спорт” дигән сәхифәләр дә өстәргә телиләр.

Беренче һәм икенче саннарда Радик Сабиров һәм “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Илнар
Альберт Шакиров
Хөснуллин язмалары урын алган. Киләчәктә эшләр җайлы китсә алар редакция булдырырга ниятлиләр.

Татарча спорт газетасы булдыру Радик Сабировның хыялы була. Чөнки Татарстанда урысча да спорт турында язучы газета-журналлар аз икән.

“Безнең спорт” журналының беренче саны Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов , яшьләр эшләре спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов кулына эләкте. Алар татар көрәшен яктыртачак газетага күпмедер ярдәм итәрбез дип әйттеләр”, ди Радик Сабиров.

Татарның беренче спорт газетасын кулына алган яшь сәясәтче Альберт Шакиров та “Безнең спорт”ның киләчәге өметле ди. Бигрәк тә район-авыл халкы өчен кызыклы, кирәкле газета булырга охшаган дип өстәде ул.
XS
SM
MD
LG