Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Русиядә кеше хокуклары торышына борчыла


Швеция премьер-министры Фредрик Рейнфельд Русиядә кеше хокуклары торышына борчылу өчен сәбәпләр арта баруын белдерде.

Европа Берлегендә рәислек итүче Швециянең хөкүмәт башлыгы моны Стокһольмда Европа Берлеге-Русия саммитыннан соң әйтте.

Рейнфельд Русия президенты Дмитрий Медведев, Европа комиссиясе президенты Жозе Мануэль Баррозу һәм Берлекнең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана белән уртак матбугат очрашуында чыгыш ясады.

Былтыргы Русия-Грузия сугышыннан соң, Европа Берлеге белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр суынды. Тарафлар әлегә яңа партнерлык һәм хезмәттәшлек килешүе сөйләшүләрен дә тәмамламады.
XS
SM
MD
LG