Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Конституция көне булмаячак


Республика парламенты комитеты җитәкчесе Зөфәр Еникеев сүзләренә караганда, 24 декабрь билгеләнә торган республика Конституциясе бәйрәм көн булмаячак, ә бары тик истәлекле көн генә булып калачак. Комитет рәисе сүзләренчә, бу Корылтайның алдагы утырышында кабул ителәчәк.

Зөфәр Еникеев моны Башкортстанда Русиягә караганда бәйрәм көннәре күбрәк булу белән аңлата. Бәйсез чыганаклар исә, моны республика Конституциясенең “мәскәүләшүе” сәбәпле аны бәйрәм итү дөреслеккә туры килмәгән өчен дип аңлата.
XS
SM
MD
LG