Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Израил адымын тәнкыйтьли


Көнчыгыш Иерусалим
Көнчыгыш Иерусалим

Израилнең Көнчыгыш Иерусалимда 900 яңа йорт төзү карарына Кушма Штатлар кискен тәнкыйть белдерде.

Ак Йорт сүзчесе Роберт Гиббс, Вашингтонның бу уңайдан бик нык борчылуын әйтте. Әлеге адым Израил белән Фәләстин арасында көрчеккә терәлгән сөйләшүләрне яңартып җибәрүдә авырлыклар тудыра, диде ул.

Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Бан Ки Мун да, Израил карарына карата үкенечен җиткерде. Аның сүзләренчә, бу карар Израил-Фәләстин низагын чишү ниятләрен сорау астына куя.

Фәләстин җитәкчеләре Израил белән солых урнаштыруны Көнбатыш ярда төзелеш эшләрен туктату таләбе белән бәйли. Фәләстин рәсмие Сәеб Эрекат әлеге карашны сишәмбедә Үрдүн башкаласы Амманда Франция тышкы эшләр министры Бернард Кушнер белән очрашуда кабатлады:

“Без Израил хөкүмәтенең басып алынган Көнчыгыш Иерусалем җирендә, Гило касабәсендә 900 яңа йорт төзү карарына тәнкыйть белдерәбез. Бу карар солых сөйләшүләренә зыян китерә. Без Кушнер әфәндедән Израил хөкүмәтен бу төзелешне туктатырга чакыруын үтенәбез.”

Кушнер үз нәүбәтендә Израил белән Фәләстин арасында көрчеккә терәлгән сөйләшүләрне яңартырга өндәде.

“Чикләнгән күләмдә төзелеш”

Көнчыгыш Иерусалимда төзелеш бара
Шушы тәнкыйть сүзләре Израилнең эчке эшләр министрлыгы сишәмбедә яңа төзелешкә фатыйха биргәннән соң әйтелә башлады.

Израил рәсмиләре Көнчыгыш Иерусалимда төзеләчәк яңа йортларның касабәләр белән бер бәйләнеше дә юк, дип аңлата.

Премьер-министр Биньямин Нетаньяһу идарәсе тараткан белдерүдә әйтелгәнчә, “Гило бистәсе Иерусалимның аерылгысыз өлеше булып тора”, шул сәбәпле бу мәсьәлә шәһәр идарәсе карамагында.

Элегрәк Нетаньяһу Көнбатыш ярда төзелешләрнең “чикләнгән күләмдә” алып барылачагын әйткән иде. Чәршәмбедә Фәләстин премьер-министры Сәлам Фаяд моны "күз буяу" дип атады:

“Узган еллардагы тәҗрибә шуны күрсәтә, моның ише аклану һәм аңлатулар ахыр чиктә тагы да күбрәк касабәләр төзү белән тәмамлана.”

Израил Иерусалимны үзенең бер өлеше дип саный. Шул исәптән, 1967 елда басып алынган Көнчыгыш Иерусалимны да. Хәзерге вакытта шәһәрнең бу өлешендәге бистәләрендә 180 меңләп израилле яши.

Фәләстиннәр исә Көнчыгыш Иерусалимны булачак бәйсез Фәләстин дәүләтенең башкаласы итеп күрә һәм андагы яһүд бистәләрен касабәләр дип атый.

Шушы киеренкелек американ президенты Барак Обаманың солых сөйләшүләрен яңарту тырышлыклары вакытына туры килде. Күптән түгел дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның төбәккә барып сөйләшүләрне яңартып җибәрү тырышлыгы нәтиҗә бирмәде.

Фәләстин президенты Мәхмүт Аббас ул чакта Израилнең “саклык белән төзү сәясәтен” кире каккан иде.

Сишәмбедә Ак Йорт сүзчесе Роберт Гиббс, Израилнең соңгы адымы солых сөйләшүләрен яңартуда өстәмә авырлыклар тудыра, диде. Ул ике тарафны да мондый гамәлләрдән тотылып калырга чакырды.
XS
SM
MD
LG