Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи Әфганстанда җәзасызлыкка чик куячагын әйтә


Пәнҗешәмбе Әфганстанда икенче президентлык мөддәтенә ант иткән Хәмит Карзаи илдә җәзасызлыкка чик куелачак дип белдерде.

Ант чыгышында Карзаи яңа хөкүмәттәге министрлар белемле, профессиональ әзерлекле һәм халыкка хезмәттә булырга тиеш диде.

Ант итү тантанасында йөзләрчә ыру башлыклары, чит ил рәсмиләре, шул исәптән АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм Пакстан президенты Асиф Али Зардари да катнашты.

Бу айда үтәсе икенче тур президент сайлауда аның көндәше Габдулла Габдулла сайлау процессы хәрәмләшүләр белән үтә дип көрәштән чыкканнан соң, Карзаиның президент булып сайланганлыгы игълан ителде.
XS
SM
MD
LG