Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан меңьеллыгында акча югалу яңадан тикшерелә


Югалган акчага алынган дип шикләнелүче "Казан" көймәсе
Югалган акчага алынган дип шикләнелүче "Казан" көймәсе

Татарстан Югары мәхкамәсе «Файда» ширкәте мөдире, бюджет акчаларын үзләштерүдә гаепләнүче Заһир Исрафиловка карата хөкем карарын гамәлдән чыгарды.

Исрафилов Казан шәһәренең 1000 еллыгын бәйрәм итү чараларына сәүдә корылмалары төзү өчен федераль бюджеттан бүленгән 400-ләп миллион сумны үзләштерүдә гаепләнеп 9 ел төрмә җәзасына хөкем ителгән иде.

2002-2004 елларда Казан хакимияте шәһәргә бүленгән акчаларны кәсепчелеккә ярдам вакыфына процентсыз кредит итеп биргән. Ул акчалар Казанның Киров районында берничә сәүдә үзәге төзү өчен тотылырга тиеш булган. Төзү эшләрен башкаручы итеп “Файда” ширкәте билгеләнгән.

Заһир Исрафилов (алда)
Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул акчаларны алганнан соң, “Файда” мөдире Исрафилов берничә Мәскәү ширкәтеннән төзелеш материаллары алу турында ялган килешүләр төзеп, кредитның зур өлешен алар хисапларына күчергән.

Аннан соң билгесез кешеләр әлеге бюджет акчаларын чит ил банкларындагы хисапларга күчергән. Тикшерүчеләр әйтүенчә, соңрак ул акчаларга ипотека белән елгада да, диңгездә дә йөри торган сәяхәт көймәсе сатып алынган. Ул көймәнең исеме “Казан” дип үзгәртелгән.

Көймә берничә мәртәбә Петербур һәм Казан ширкәтләренә арендага бирелгән.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Казан шәһәренең меңъеллыгын бәйрәм итү чараларына бүленгән акчаларның ничек тотылуын тикшергәннән соң, 2007 елда Исрафиловка каршы җинаять эше ачылды.

Тишкерү нәтиҗәсендә Исрафилов ул ачкаларны үзләштерүдә һәм җинаять юлы белән үзләштерелгән акчаларны юуда гаепләнде.

Нәтиҗәдә Вахитов районы мәхкамәсе аны 9 ел төрмәгә һәм йөз мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Әлеге карар белән килешмәүче Исрафиловның адвокаты бу эшне Татартсран Югары мәхкамәсенә тапшырды һәм Югары мәхкамә Вахитов районы мәхкамәсе карарын гамәлдән чыгарып аны яңадан карарга кушты.
XS
SM
MD
LG