Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:02

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын алга таба өйрәнү һәм исемен мәңгеләштерү турында түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрде. Фатих Кәримнең сайланма әсәрләре кергән ике томлык та нәшер ителде.

Бу көннәрдә Казанда Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан чаралар уза. 19 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында тантаналы кичә була.

Башкортстанның Ает авылындагы Фатих Кәрим музееның җитәкчесе Рәйсә Хафизова татар җәмәгатьчелегенең шагыйрь иҗатын өйрәнү һәм исемен мәңгеләштерүгә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүен бик кирәкле чара иде дип бәяли. Бу көннәрдә Казанда ул.

“Без әлеге очрашуны Фатих Кәрим җәмгыяте булдыру турында килешеп тәмамладык. Бу җәмгыятьнең яшьләрне тәрбияләүдә, бигрәк тә, музей эшчәнлегендә дә файдасы булыр дип уйлыйм”, ди Хафизова.

Алар Аетта шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан яңа күргәзмә эшләргә дә җыенган булганнар. Күрәсең, ярдәм кулы сузучылар күренмәгәч, бу эш алдагы көннәргә калган. Рәйсә Хафизова музей экспонатларын баету хакында шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова белән дә уртак тел тапкан.

“Бу килүемдә Кәдрия апаның (Фатих Кәримнең хатыны – НА) Ләйлә апада булган истәлекләрен күрү бәхете тиде. Киләчәктә безнең музейга бирү теләге дә бар икәнне әйтте. Алар барсы да оригиналлар, анда истәлекләр һәм көндәлекләре дә бар”, ди Хафизова.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Ләйлә Кәримова Казанда шагыйрь исемендәге урамда хәтта чәчәк куяр урын да юк дип белдергән. “Киләчәктә зур һәйкәл булмаса да, бәлки, Фатих Кәримне күрсәтә торган истәлек урыны булдыру кирәклеге әйтелде”, ди Хафизова.

Шагыйрьләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре Фатих Кәримнең “Ант” һәм башка шигырьләренең мәктәп дәреслекләреннән төшеп калу белән дә килешми. Түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында бу хатаны да төзәтү кирәклеге турында әйтелде.

Яңа гына шагыйрьнең сайланма әсәрләренең ике томлыгы дөнья күрде. 2 мең генә данәдә чыккан ул. Бу эшне башлап йөргән өчен Рәйсә Хафизова журналист Римзил Вәлигә зур рәхмәтен дә белдерде. Казанда чыккан китапларны ул, татарлар яшәгән төбәкләр арасыннан беренчеләрдән булып, Аетка алып китәчәк.

“Санаулы гына булса да, музейда аның китаплары бар. Авыл халкы аны кулдан-кулга йөртеп укый. Чит районнардан килгәннәр, сездә Фатих Кәримнең китапларын сатып алырга юкмы, дип сорыйлар. Кызганычка каршы сатуда китаплар юк”, ди Хафизова.

XS
SM
MD
LG