Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:48

Сембер татар җәмәгатьчелеге Шәүкәт Богдановны зурлады


Сембер татар җәмәгатьчелеге күренекле милләтпәрвар Шәүкәт Богдановның 70 еллыгына зур игътибар күрсәтте.

“Өмет”нең редакторы Исхак Хәлимев тулы бер сәхифәсен аның белән үз әңгәмәсенә биргән. Газетның бу санында шулай ук “Туган тел” оешмасының тәбрикнамәсе басылган.

“Шәүкәт Богданов җепшеклек елларында ук милли хәрәкәтнең җанланып китүенә хәлиткеч роль уйнаган шәхесләрнең берсе. Бу тырышлыкларда аның Өлкә шурасы депутаты булып сайлануы да зур ярдәм итте, дияргә була. Депутатлар арасында да зур абруе аркасында, аның Өлкә шурасы каршында Милли һәм дини мәсьәләләр буенча даими комиссия төзү тырышлыклары тормышка аша алды.

Һәм нәкъ үзе үк шушы комиссиянең рәисе булып та сайланды. Бу өр-яңа хакимият органының һәм аның җитәкчесе Шәүкәт Богдановның тырышлыгы нәтиҗәсендә Педагогия училищесында һәм Илья Николаевич Ульянов исемендәге педуниверситетта татар-чуаш төркемнәре ачылды.

Шул ук вакытта ул хаклы рәвештә иң актив милли хәрәкәт әһелләренең берсе дип тә танылды. Бөтен СССР буенча беренче булып аваз салган “Туган тел” оешмасының беренче алымнарыннан ук ул актив катнашты. Берничә ел аның рәисе вазыйфаларын да башкарды.

Моның белән генә канәгатьләнмичә, “Болгар яңарышы” оешмасына нигез салучы да ул. Һәм нәкъ шушы оешма һәм аның алмашсыз җитәкчесе Шәүкәт Богданов тырышлыгы аркасында гына Сембер татарлары гомум горурлыгыбыз - бөек шагыйрь Кол Гали һәйкәлен булдыруга ирештеләр.

Шәүкәт Богданов шушы олуг уңышы белән горурлана ала. Ә Сембер татар җәмәгатьчелеге исә - шундый фидакарь милләттәше белән. Тынгысыз җан Шәүкәт Богданов тагын бер олуг ниятен тормышка ашыру тырышлыклары белән мәшгуль: болгар бабаларыбызның 7-нче гасыргы каберлеге өстендә Хәтер ташы кую артыннан йөри ул.

Без аның изге максатларына ирешүен теләп калыйк. Һәм, әлбәттә инде, хәләл җефете Рәйсә ханым белән пар күгәрчендәй яшәүләрен. Дөресен әйтик, Рәйсә ханымнан да зур сабырлык таләп итәдер Шәүкәтебезнең бихисап вакытын туган халкы киләчәге өчен сарыф итүе”, диелә тәбрикнамәдә.

Шул ук сәхифәдә тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин белән язучы һәм галим Нурулла Гарифның тәбрик сүзләре дә бирелгән. Анда болай диелә: “Без, Казан галимнәре, Шәүкәт абыйның болгар-татар халкының тарихы үсешенә керткән олуг хезмәтен югары бәялибез. Аның милләтебез горурлыгын тәшкил итүче шәхес Кол Гали һәйкәлен кую максатында башкарган олуг хезмәтен таныйбыз. Шәүкәт абыйга саулык-сәламәтлек, озын гомер, киләчәктә дә милләтебезгә хезмәт итүдә зур уңышларга ирешүен телибез”.

Чынлап та, бу теләкләргә кушылып, барчабыз исеменнән дә Шәүкәткә озын гомер һәм фидакарь тырышлыкларында уңышлар теләп калу урынлы булыр. Чөнки ул яшәешнең төп максатын һәм мәгънәсен киләчәк буыннарга чын тарихыбызны кайтаруда күрә. Ә моңа тарихи һәйкәлләребезне саклау һәм яшь буынга горурланырлык тарихыбызны җиткерү ифрат та файдалы булыр, ди Шәүкәт.

Нәкъ шул максаттан ул күптән инде Автозавод каршындагы мәйданчыкта табылган болгар бабаларыбызның 7-нче гасыргы зираты өстендә Хәтер ташы кую һәм борынгы иң зур болгар шәһәрләреннән берсе Ашлы (Ошель) урынындагы вал белән уратып алынган җиргә Рәсми тыюлык статусын бирү артыннан йөри.

Тик кызганыч, җирле татар автономиясе җитәкчелеге бу бик тә мөһим чараларга битараф кала бирә. Хәтта комачаулар да тудыра. Мәсәлән, Хәтер ташы куюны хәстәрләү өчен, “Өмет” газеты аша халыкка мөрәҗәгать бастыруны сораган. Ләкин вәгъдәләрендә тормаганнар.

“Байтак вакыт узгач, “Өмет”кә кердем, сорадым. Вәгъдәләр генә бирәләр. Гозерне үтәү юк та юк. Шулай килеп чыга инде: бөтен максатлары - бу эшне туктатып, аны тормышка ашыруда киртәләр куеп, мөмкинлек бирмәскә”, ди Шәүкәт Богданов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG