Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия: Иран уранны читтә баетуга җавабын бирмәде


Русия Тәһран халыкара җәмәгатьчелекнең Ирандагы уранны читтә баетып кайтару тәкъдименә тәгаен җавабын әле дә бирмәде дип белдерә.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә «әлегә, Иранга каршы өстәмә чикләүләр мәсьәләсе каралмый» диелә.

Иранның уранын читтә баетып кайтару турындагы килешүне Халыкара атом энергия идарәсе тәкъдим иткән иде.

Чәршәмбе көнне Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый Тәһран үз уранын баету өчен читкә җибәрмәячәк диде.

Тәһранның бу белдерүеннән соң, АКШ президенты Барак Обама Вашингтон Иранның килешүдән баш тартуының нәтиҗәләре турында үзенең беректәшләре белән сөйләшә башлады диде.
XS
SM
MD
LG