Accessibility links

якшәмбе, 30 апрель 2017, Казан вакыты 10:27

Пакстанда шартлау 19 кешене үтерде


Рәсмиләр әйтүенчә, Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Пешавар шәһәрендә интихарчы бомба шартлатып кимендә 19 кешене үтергән, 20-ләп кешене яралаган.

Бер мәхкамә янындагы полиция җәяүле интихарчыны туктатканнан соң, ул бомба шартлаткан диелә.

Октябрь урталарында хөкүмәт көчләре Пакстанның Көньяк Вәзирстан виләятендә Талибан һәм әл-Каидә сугышчыларына каршы киңкүләм хәрби чаралар башлаганнан соң, Пешаварда сугышчыларның шундый һөҗүмнәре ешаеп китте.

XS
SM
MD
LG