Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Русия һәм Украина газ бәясе турында сөйләшә


Украина премьер-министры Юлия Тимошенко пәнҗешәмбе Ялта шәһәрендә Русия премьер-министры Владимир Путин белән Русия газы бәясе турында сөйләшә.

Украина президенты Виктор Ющенко исә Русия президенты Дмитрий Медведевка ачык хатында Мәскәү белән Киев арасындагы газ килешүен ашыгыч рәвештә яңадан карарга чакырды.

Бу килешү Украина аша Европага газ кудыруны 2 атнага туктатып торган бәхәстән соң, бу елның гыйнвар аенда төзелгән иде.

Мәскәү Киевның газ өчен акча түләмәве Европага Украина аша газ кудыруның тагын тукталуына китерә ала дип кисәтте.

XS
SM
MD
LG