Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисадый җинаятьчелектә Русия беренче урында


PricewaterhouseCoopers аудит ширкәте үткәргән фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, икътисадый җинаятьчелектә Русия 50-ләп ил арасында беренче урында тора.

Русиядәге вәкилләреннән сорашуларга караганда, 70-ләп процент ширкәт Русиядә кимендә бер икътисадый җинаятьтән зыян күргән.

Фикер белешүне үткәрүчеләр әйтүенчә, Русиядә бигрәк тә еш очрый торган икътисадый җинаятьләр – милекне канунсыз рәвештә үзләштерү, ришвәтчелек һәм башка төр коррупция.

Фикер белешүдә 54 илдән 3 меңнән артык кеше катнашкан.
XS
SM
MD
LG