Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз дипломатлары кыргызча сөйләшергә тиеш булачак


Кыргызстан парламенты илнең дипломатик хезмәткәрләрен сөйләшүләрне һәм чит ил вәкилләрен кабул итүләрне бары тик кыргыз телендә генә алып барырга мәҗбүр итүче канун өлгесен беренче укуда раслады.

Депутат Алмазбек Кәримов әйтүенчә, дәүләт телен яклаучы мондый канун моңарчы барлык дәүләт хезмәткәрләренә караса да, дипломатлар чыгарма булып калган.

Икенче бер депутат Роза Утынбаева дипломатларның 90-лап проценты кыргыз телен белми, яңа канун акрынлап гамәлгә кертелергә тиеш булачак диде.
XS
SM
MD
LG