Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

Җомга Брюссельдә Иран турында сөйләшү үтәчәк


Дөньяның куәтле илләре вәкилләре җомга көнне Брюссельдә җыелып Иранның Халыкара атом энергия идарәсе тәкъдим иткән килешүне кире кагуына җавап турында сөйләшәчәк.

Европа Берлеге рәсмие бу сөйләшүдә Британия, Кытай, Франция, Русия, Кушма Штатлар һәм Германия катнашачак дип белдерде.
Килешү Иранның уранын читтә баетып кайтару турында.

Чәршәмбе көнне Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый Тәһран үз уранын баету өчен читкә җибәрмәячәк диде.

Тәһранның бу белдерүеннән соң, АКШ президенты Барак Обама Вашингтон Иранның килешүдән баш тартуының нәтиҗәләре турында үзенең беректәшләре белән сөйләшә башлады диде.

XS
SM
MD
LG