Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:23

Сәясәт белгече Андрей Пионтковский сүзләренчә, федерал үзәк басымны кечкенә милләтләрдән башлады. Ул бу хакта “Азатлык”ка биргән әңгәмәдә әйтте.

Стратегик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, Вашингтондагы Hudson институты профессоры Андрей Пионтковский сәяси журналистика белән шөгыльләнә. Русия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чараларында аның берничә йөз мәкаләсе басылган.

Ул Владимир Путинның сәяси режимын тәнкыйтьләүче шәхесләрнең берсе. Пионтковский 2004 елны “Яблоко” демократик партиясенә дә кергән иде.

2007 елны Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе аның “Яратмаган ил” (“Нелюбимая страна”) китабын экстремистик дип тану эшен башлаган иде. Узган елны аны экстремизмда гаепләүләр кире кагылды.

Бу көннәрдә Пионтковский “Азатлык” радиосында булды һәм Русиянең тышкы һәм эчке сәясәте, федераль үзәк һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләде.

- Владимир Путин Русия президенты булганда барысын да үзәктән торып хәл итү сәясәтен кертте. Тәхеткә Дмитрий Медведев утыргач исә либеральрәк җитәкче килде дигән карашлар җәелгән иде. Мисал өчен, шул ук Татарстан мәсьәләсендә ул президент Шәймиев белән якынрак булыр, иреклекләрне бераз кайтарыр дип фаразланды, һәрхәлдә Татарстанның үзендә шундый фикер көчле иде. Әлеге ике җитәкче - Путин һәм Медведев арасында төбәкләргә карата сәясәттә аерма бармы соң?

- Медведев һәм Путинның карашлары бер-берсеннән әллә ни аерылмый. Бары аларның тирәлегендә генә ниндидер конфликт бар. Бу хәтта идеологик та түгел, ә бюрократик тарткалаш. Мисал өчен, Медведевның Ющенкога видеохатын гына алыйк. Бу империячел шапырыну. Тышкы эшләр министрлыгы да, Медведевның ярдәмчесе дә аны язмаска өндәгәннәр иде. Әмма ул аларны тыңламады. Ә менә Путинның мондый кыланышларын хәтерләмим.

Төбәк сәясәтенә килгәндә, Медведев үзенең “үтә дә данлыклы” “Русия алга!” чыгышында әле 100 елдан соң да губернаторларны сайлау булмаячак дигән иде. Шуннан аңлагыз инде аның бу мәсьәләгә карашларын. Бу Татарстанга да, Башкортстанга карый, әлбәттә.

Медведевның алда әйтелгән мәкаләсендә барысы да дөрес. Шул ук артта калган һәм чимал сатуга бәйле икътисад, коррупция, тормышчан сәяси системаның булмавы, Кавказның җимерелә баруы, авыр демографик хәл... Бу проблемаларны кемнең дә булса өстенә аударырга кирәк. Аның соңгы мәкаләсен укыган кешегә кем өстенә икәне инде билгеле. Анда әлегә Путин исеме әйтелми. Әмма әзме-күпме фикерләүче кеше Медведев тәнкыйтләгән бу җитешсезлекләр Путинның 10 ел идәрә итүе нәтиҗәсе икәнен яхшы аңлый. Медведев урыс патшасы булырга тели, ә элита брендны алмаштырмакчы. Конфликтның мәгънәсе дә нәкъ шунда ята, ягъни эчке бюрократик конфликт, ә идеологик каршылыкларның монда бернинди катнашы юк. Аларның идеологиясе бер.

- Димәк сезнеңчә, бу Кремльдәге эчке "разборкалар" гына?

- Әйе, әмма аңа бер үзенчәлекле мәгънә салына. Ягъни Путин - кырыс державачы, ә Медведев - имеш либерал.

- Ләкин соңгы вакыттагы гамәлләргә караганда, Медведев күбрәк державачыл дигән караш туа. Путин һичьюгы татар җитәкчелеге белән аралаша иде, Казанның 1000 еллыгында булды, хәтта татарча сөйләшергә дә тырышты, ягъни кайбер символик адымнар ясап килде. Ә Медведев президент буларак Татарстанга беренче тапкыр быел үктябрьдә генә килде. Моннан тыш, быел Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыру тыелды, милли-төбәк компоненты бетерелде. Димәк Медведев күбрәк державачыл булып чыга түгелме?

- Монда аермалык юк. Русия сәяси сыйныф вәкилләренең бу милләтләр мәсьәләсендә фикерләре уртак. Тышкы сәясәттә дә бу ачык чагылыш таба. Русия өчен иң аянычы - аның элекке советлар берлегенә кергән илләргә карата кулланган сәясәте. Алар безнең күршеләрдән автоматик рәвештә дошман ясый. Кем инде үзеннән өстенрәк булганны яратсын? Мисал өчен, иртәгә Кытай Ерак Көнчыгыш яки Себергә шундый дәгъвалар белдерсә, бу аларга ошармы? Юк, әлбәттә.

- Әйе, Кытай Русия Абхазиядәге кебек, Ерак Көнчыгышта үз паспортларын тарата башласа...

Әйе. Ә үзләренеке гадәти бер эш кебек күренә. Аннары безнең барысы белән дә элемтәләр начар булуга гаҗәпләнәләр. Ил эчендәге милли сәясәттә дә шундый ук хәл. Монда алар барысы да Жириновскийдан өйрәнә. Сәясәтне кечкенә милләтләргә басымнан башладылар. Ваграк милли өлкәләрне бетереп карадылар. Әмма Адыгея белән бу барып чыкмады, шуңа туктап калдылар. Шуңа Адыгея халкына рәхмәт әйтегез.

- Татарстан үзе дә бу мәсьәләдә җиңел генә бирешмәс иде...

- Бәлкем, әмма әлегә алар Адыгеяда төртелде.

- Медведевның федераль җыенга юлламасында федератив, милли сәясәт турында сүз булмады. Гәрчә илнең рәсми исеме Русия федерациясе дип аталса да. Сезнеңчә чыннан да аны федерация дип атап буламы. Нәрсә калды ул федерациядән?

- Шәймиев әле сакланганнарны ничек тә якларга тырыша бугай. Һәрхәлдә Татарстан - Русия федерациясе субъекты дип искә төшереп тора. Югары палатага килгәндә, ул инде бөтенләй пенсионерлар җыенына әйләнде. Менә хәзер Россель анда китәчәк. Әйтергә кирәк, федерация шурасы заманында мөһим рольне уйнады. Төрле милли республика башлыкларының утырышларда җитди халыкара мәсьәләләрне хәл итүе бик мөһим иде. Бу халыкларга үзләрен әлеге илнең бер өлеше дип хис итүенә ярдәм итте.

Мин әле дә Косово кризисы вакытында Шәймиевнең әйткәннәрен хәтерлим. Ул чакта Русиядә православ төркемнәрен булдырып, Сербия ягында сугышка бару турында сүзләр купты. Шәймиев, алай булса бездә мөселман вәкилләре җыелып, Косово ягында көрәшә алулары белән кисәтте. Шәймиев ярдәмендә ул чакта сәясәт кинәт үзгәрде. Һәм ихтимал динара каршылыклар булмый калды.

Әмма хәзер хәлләр башкача. Димәк элекке президент Борис Ельцинның үз җитешсезлекләре булса да, ул заманда Русиядә чын федерация булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG