Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге үзенең беренче президентын сайлады


Һерман Ван Ромпей һәм Кэтрин Эштон
Һерман Ван Ромпей һәм Кэтрин Эштон

Европа Берлеге Бельгия премьер-министры Һерман Ван Ромпейны үзенең беренче президенты итеп сайлады. Тышкы сәясәт һәм иминлек өчен җаваплы югары вәкил итеп Кэтрин Эштон сайланды.

Британия вәкиле Эштон моңарчы Европа Комиссиясендә сәүдә эшләре өчен җаваплы булды.

Фредрик Рейнфельдт
Яңа җитәкчеләрне Европа Берлегендә рәислек итүче Швеция премьер-министры Фредрик Рейнфельдт һәм Европа Комиссиясе башлыгы Жозе Мануэль Баррозу Европа Берлеге саммитын йомгаклаганда журналистларга игълан итте.

Намзәтләрнең икесен дә Швеция тәкъдим иткән иде.

“Бу карар Лиссабон килешүе нигезендә бертавыштан кабул ителде”, - диде Рейнфельдт.

Ромпей рәсми рәвештә киләсе елның 1 гыйнварыннан вазифага керешәчәк. Бу турыда Ромпей үзе белдерде һәм "Мин Европа Берлеге президентлыгына ышаныч һәм дәрт белән керешәм”, - диде.

Тони Блэр
Саммитта тавыш бирер алдыннан Британиянең элекке премьер-министры Тони Блэрның президентлыкка намзәт булмаячагы ачыкланды. Баштарак Блэр төп намзәт буларак каралган иде. Блэрның абруе төшү сәбәпле Британиянең хәзерге премьер-министры Гордон Браун аны тәкъдим итмәскә булган диелә.

Ян Петер Балкененде
Икенче төп намзәт буларак Нидерланд премьер-министры Ян Петер Балкененде каралды. Әмма саммитка килгәч Балкененде үзенең Европа Берлеге президентлыгына намзәт булмаганлыгын белдерде. “Миңа беркем дә бу вазифаны тәкъдим итмәде”, - диде Балкененде.

Берлектәге 27 илнең җитәкчеләре яңа президентны кичке аш вакытында ук сайлап куйды. Күпләр аның болай тиз генә сайлануын көтмәгән иде.

Ромпей намзәт буларак каралганнарның иң каршылыксызы булды. Ул бер елдан бераз кимрәк кенә булса да, үзенең консенсус булдыру сәләтен күрсәтеп, бүлгәләнгән Бельгияне уңышлы идарә итә алды.

Әмма Ромпей әлегә АКШ, Кытай яки Русия җитәкчеләре белән бер дәрәҗәдә торырлык көчле сәясәтче түгел.

Икенче яктан, Берлек эгъзалары үз суверенлыкларын – тышкы, саклану, турыдан-туры салым, бюджет сәясәте мәсьәләләрендә вето хокукларын тулысынча саклап калганда, Берлек президентына андый куәткә ия булу бик авыр булачак.

Европа Берлегендә моңарчы президент вазифасы юк иде. Берлек әгъзалары һәр 6 ай саен алмашынып җитәкчелек итте.

Вацлав Клаус килешүне имзалаганнан соң журналистлар алдында чыгыш ясый
Хәзерге үзгәрешләр 2007 елда төзелгән Лиссабон килешүе нигезендә алып барыла.

2 ноябрьдә Чехия президенты Вацлав Клаус килешүгә үз имзасын кую белән, Берлектә бу документны ратификацияләү эше тәмамланды.

Килешү бу елның 1 декабреннән гамәлгә керә.
XS
SM
MD
LG