Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

Путин: Украина белән газ килешүләре Европага гарантия


Русия премьер-министры Владимир Путин Украина белән төзелгән газ килешүләре Европага Русия газының тотрыклы килүен гарантияли диде һәм Яңа Елда газ шогы булмас дип өметләнүен белдерде.

Путин моны Украина премьер-министры Юлия Тимошенко белән Ялтадагы сөйләшүләргә йомгак ясаганда әйтте.

Украина белән Русия арасындагы газ бәхәсе сәбәпле бу ел башында Европага Украина аша газ килү 2 атнага тукталып торган иде.

Бу айда башында Путин, әгәр дә Украина газ өчен түли алмаса, газ җибәрү тагын тукталырга мөмкин дип кисәтте.

Пәнҗешәмбе Тимошенко Украинаның газ өчен вакытында һәм тулысынча түләячәген вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG