Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Мәскәүдә Рус православ дин әһеле атып үтерелде


Мәскәүдәге бер чиркәүдә Рус православ дин әһеле атып үтерелде.

Битлек кигән кораллы кеше пәнҗешәмбе кичендә чиркәүгә кереп Даниил Сысоевны якыннан атып үтергән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, бу үтерү артында мөселман экстремистлары яки мәҗүсиләр була ала, әмма башка мөмкинлекләр дә тикшерелә.

Сысоев исламны һәм мөселманнарны мыскыллаучы чыгышлары белән танылган иде.

Журналист Халидә Хәмидуллина Сысоевны динара низаг чыгаруда һәм экстремизмда гаепләп прокуратурага да мөрәҗәгать итеп карады.

Әмма аннан соң Сысоевның исламга һөҗүмнәре көчәеп кенә китте.

XS
SM
MD
LG