Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:06

Сарытаудагы конференциядә самаралар да катнашты


Ноябрь уртасында Сарытау шәһәрендә “Русиядә Ислам агарту гамәлләре: тарих һәм киләчәк” исемле зур киңәшмә узды. Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә Самар милли хәрәкәт вәкилләре дә катнашты.

“Туган тел” җәмгыяте әгъзасе Радик Газизов әйтүенчә, милли хәрәкәт вәкилләре, студентлар, шәкертләр, дин әһелләре берничә төркемгә бүленеп эшләгәннәр. Берәүләр тарихка мөрәҗәгать итсәләр,икенчеләр тәрбиягә тукталганнар, өченчеләре мәктәпләрдә Ислам мәдәниятен укытуга кадрлар әзерләүгә игътибар иткәннәр.

Самар шәһәренең татар милли мәдәни мохтарияте рәис урынбасары Рифкат Хуҗин: “Сөйләшү рус телендә баруы эчне пошырды, хәтта муллалар да үзара русча сөйләшәләр. Татарның гореф-гадәтләре артка чигенә бара. Айнык туйлар, аракысыз Сабантуйлар көн-күрешкә кермәгән. Нәүрүз, Сөмбеләнең нәрсә икәнен дә белмиләр. Мокатдәс хәзрәт мәктәпләргә православ дәресләрен кертүгә каршы, бу дәресләр балаларны аерачак”, ди ул.

Шул ук көнне миңа Чапай шәһәреннән килгән рус кешесе белән очрашырга туры килде. Аның әйтүенчә, Чапайның бер мәктәбендә “Православ нигезләре” дәресен кәрткәннәр, икенче көнне мөселман балалары мәктәпкә бөтенләй килмәгәннәр.

XS
SM
MD
LG