Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: Мәскәүдән тиенне дә кат-кат сорарга кирәк


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев “Интерфакс” агентлыгына әңгәмә биргән. Биредә ул Русия президенты Дмитрий Медведевнең федераль җыенга юлламасын бәяли.

Шулай ук республика башлыгы Татарстанда кризис елларында икътисади авырлыклар белән ничек көрәш алып барылачагы турында да әйтә.

Шәймиев сүзләренчә, Русия башлыгы илне борчыган төп сорауларны кузгаткан. “Татарстан да үз чиратында модернизация юлына басты. Казан дәүләт университетына федераль дәрәҗә бирү, нефть, газ табу һәм эшкәртү тармагында яңа үрләргә менү моңа дәлил”, ди президент.

Ил икътисадына килгәндә, Шәймиев монополиянең тискәре йогынтысы турында әйтә. Аның сүзләренчә, бу рәвешле эшләүче ширкәтләр, яңалыкка омтылу юлында киртәләр тудыра. Шуңа күрә дәүләт монополистларныкына түгел, ә киресенчә, монополистлар дәүләт сыбызгысына биергә тиеш, ди президент.

Шәймиев фикеренчә, кайбер мәсьәләләрдә төбәкләргә федераль үзәк игътибары җитми. Мәсәлән, юллар төзү проблемасы. “Юк бар гына акчалар алу өчен дә төбәкләргә күп көч түгәргә туры килә. Әйтерсең лә без үзебез яшәгән илнең түгел, ә башкаларның юлларын төзекләндерәбез”, ди Шәймиев.

Республика башлыгын юлламада әйтелгән барлык мәсьәләләрнең тулысынча үтәлмәү проблемасы да борчый. Чөнки еш кына Дәүләт думасы һәм федерация шурасы кануннарны кабул иткәндә аның мәгънәсен үзгәртә, җиңеләйтә, я киресенчә катлауландыра. Шуңа күрә кайчак ил президенты белән парламентның фикерләре туры килми. “Думага төбәкләрдән килгән тәкъдимнәр исә озак вакыт эчендә карала, еш кына бөтенләй каралмый”, ди Шәймиев.
XS
SM
MD
LG