Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Барадай: Иран БМО тәкъдименә тәгаен җавап бирмәде


Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай Тәһран БМОның Ирандагы уранны читтә баетып кайтару турындагы тәкъдименә тәгаен җавабын әле бирмәде диде.

Халыкара атом энергия идарәсе әзерләгән бу килешүдә сүз Ирандагы аз баетылган уранны ягулык дәрәҗәсендә баету өчен Русия һәм Франциягә җибәрү турында бара.

Бу атнада Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый Тәһран үз уранын читкә чыгармый гына ныграк баетылган уранга алмашуны өстенрәк күрә диде.

Дөньяның 6 куәтле иле бүген Брюсельдә бу турыда сөйләшү үткәрә.
XS
SM
MD
LG