Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында киләсе елга өстәмә акча сорар өчен киңәштеләр.

Татарстан композиторлар берле оешуга 75 ел тулу уңаеннан “Туган як моңнары” дип аталган 3 концерт Казанның иң шәп тамаша залларының берсендә булачак. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 21 ноябрь көнне узачак моңнар кичәсенең беренчесе “Җырларым” дип атала.

Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин сүзләренчә, көй язучылар үзләренең әлеге юбилейларын кичекмичә төзекләндерү таләп иткән бинада каршы алачак. Озакламый түшәмнәре дә җимерелеп төшәргә мөмкин икән.

Рәшит Кәлимуллин
Дөрес, төзекләндерү проектының күпме торганлыгын ачыклау өчен “Главинвестстрой”га хөкүмәт 5 миллион сум акча биргән булган инде. Ул проект эшләнгәнме, ничек булган, акча дөрес тотылганмы, мин өздереп кенә әйтә алмыйм, дип белдерә Кәлимуллин.

Композиторлар моннан 10 ел элек булган бәйрәмне күңеллерәк каршылаган булган икән. Ул вакытта берлек урнашкан бинаның эчен-тышын ремонтлау өчен 10 миллион сум бирелгән булган. Акчалар үзебезнең кулга кергәнгә, исраф итмичә, күбрәк эшләр дә эшләнгән иде, ди Кәлимуллин.

Бинаның хәлләре шәп булмаганга Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы вакытында төзекләндерү өчен 68 миллион сумга якын акча кирәк дигән сүз әйтелде.

Кәлимуллин сүзләренчә, “Главинвестстрой” әнә шуның кадәр кирәк дип белдергән. Ул шулай ук, үзләре утырган бинаның республика дәрәҗәсендәге архитектура һәйкәле икәнлеген һәм аның җимерелүенә юл куймаска иде, диде.

Үлем-китем дә чыгымлы

Татарстан язучылар берлеге урнашкан бинаның да хәлләре әллә ни шәп түгел. Алардан җир өчен салым түләргә кирәк дип хәйран гына зур сумнар таләп итәләр.

“Бездән 11 еллык җир салымы түләүне таләп итәләр. Бүген без арбитраж мәхкәмәдә бу акчаны түләргә мөмкинлегебез юклыкны һәм аны түләргә тиеш түгеллегебезне исбат итеп йөрибез”, дип белдерде әлеге утырыш вакытында язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов.

Ул берлекнең чыгымнары күп икәнлеген әйтә. Мохтаҗ пенсионерларга ярдәм, үлем-китем өчен дә хәйран гына зур сумнар китә дип белдерә. 2010 елга республика бюджетыннан 8 миллион сумга якын акча сорый.
Илфак Ибраһимов

Ибраһимов сүзләренчә, 2009 елга Язучылар берлеге өчен 3 миллион 500 мең сум каралган булган. Кризис сәбәпле киселеп ул 2 миллион 800 мең сумга гына калган.

Кайбер язучылар әйтүенчә, шулай ук республика дәрәҗәсендәге архитектура һәйкәле булган, язучылар берлеге урнашкан бинаны замана таләпләренә туры китереп төзекләндерсәң, зыян итмәс иде.

Голландия кызыктыра

Комитет утырышы вакытында Кәлимуллин Голландия мисалын да искә алып үтте. Анда да иҗат берлекләре үз вакытында тарихи биналарга урнашкан булган. Ил хакимияте алар бөтенесе бергә булырга тиеш дип карар чыгарып, искиткеч зур концерт залы да булган заманча зур бер бинага күчергәннәр.

Композиторның да, драматургның да ашыйсы килә

Иҗатчылар Татарстанда гонорар тәртибенең дә мөкәммәл булмавыннан зарлана. Рәшит Кәлимуллин республикада композиторлар, драматурглар өчен елына 15 миллион сум гонорар каралырга тиеш дип белдерә. Бу 15 миллионга рәссамнарның да керү-кермәвен өздереп әйтмәде ул. Бу даирә әлеге акча раслана калса, мәдәният министрлыгы аша гонорар алачак. Ә язучыларга килгәндә, аларның әсәрләре газет һәм журналларда басылганга финанслар “Татмедиа” аша үтә.

Кәлимулин сүзләренчә, элгәре елларда бюджетта гонорарлар аерым бер матдәдә каралган. “Бүген иҗат кешеләренә андый мөмкинлек юк дип әйтергә була. Әллә була, әллә булмый – билгесез. Менә быел бер мәртәбә дә булмады. Хәзер түләнергә тиеш, елга бер мәртәбә булса да. Композитор булсынмы, драматург булсынмы, аларның бит ашыйсы килә”, ди Кәлимуллин.

Башкортларда мөнәсәбәт башка


2009 елга, Кәлимуллин сүзләренчә, гонорар өчен 3 миллион сум каралган булган. Утырыш вакытында Башкортстан иҗатчыларына булган мөнәсәбәт тә әйтелде. Аларның гонорарлары безнекенә караганда 3 мәртәбә күбрәк дип белдерделәр.

Комитет утырышында “Татмедиа” аша һәм мәдәният министрлыгы аша гонорар өчен аерым-аерым күпме акча сорарга кирәклеген дәлилләүче документлар әзерләргә кирәк дигән фикер дә әйтелде.

2010 елга Татарстан бюджеты өлгесенең беренче укылышы Дәүләт шурасы утырышында каралган иде. Шураның матбугат үзәге белдерүенчә, икенче укылыш декабрь башларында булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG