Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә фольклорчылар очрашты


Ижауда удмурт фольклорын өйрәнүче яшь галимнәрнең мәктәбе булып узды. Алар сигезенче мәртәбә очраштылар.

Беренче яшь фольклорчыларның җыены 2000 елда оештырылган иде. Аннан соң удмурт галимнәре җыеннарына төрле төбәкләрдә гомер итүче башка фин-угор халыклары белгечләрен дә чакырып, табышлары белән уртаклашты, тәҗрибә туплады.

Ижауда булып узган сигезенче яшь фольклорчылар мәктәбендә Татарстанның мәдәният министрлыгы каршында оешкан фәнни-методик фольклор үзәгеннән дә белгечләр катнашты. Җыенның беренче көнендә халык авыз иҗаты өлкәсендә эзләнү эшләренә багышланган чыгышлар булса, икенче көнне халыклар Дуслыгы йортында кызыклы очрашулар күп булды. Удмурт галимнәре яздырып алган бәйрәмнәре хакында сөйләде, интернет аша мәгълүмат җыюга багышланган чыгыш та кызыклы булды.

Татарстанның мәдәният министрлыгы каршында халкыбызның мирасын саклап калу буенча фәнни-методик фольклор үзәге булдырылган. Әлеге үзәкнең җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова үзләренең эшләре белән таныштырды. Фольклор үзәге Русиянең төрле төбәкләрендә тупланып яшәгән татарларның бәйрәмнәре, җырлары, бию үрнәкләре, киемнәре, ашамлыклары, аларны әзерләү үзенчәлекләре хакында мәгълүмат туплаган. Аларны эшкәрткән, берничә аудио һәм видео дисклар чыгарган, методик ярдәмчекләр, китаплар нәшер иткән.

Татьяна Владыкина
18 кешедән торган үзәкнең соңгы берничә елда гына башкарган эшләренең нәтиҗәсен күреп, удмурт галимнәре Удмуртиядә фольклорчыларга берләшергә кирәк дигән фикергә килде. Филология фәннәре докторы, профессор Татьяна Владыкина сүзләренчә, Удмуртиядә әлегә халык иҗатын өйрәнүче берничә оешма бар. Аларның берсе – халыклар иҗаты йорты. Анда күбрәк төрле чаралар уздыруга игътибар бирелә. Мәсәлән, ике ел рәттән “Воршуд” дип аталган, удмурт халык йолаларына нигезләнеп әзерләнгән зур күләмле чара оештыралар.

Халыклар Дуслыгы йортында да халыкларның мәдәни мирасын туплау белән шөгыльләнәләр. Русия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенә кергән удмурт теле һәм әдәбияты институты халык авыз иҗатын җыя, тикшеренүләр алып бара, дип санап китте профессор Владыкина.

Татарстанның мәдәният министрлыгы каршында оешкан фәнни-метод фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Удмуртиягә әлеге сәфәренең төп сәбәбен болай аңлатты.

Беренчедән, удмурт һәм татар халыклары йолаларында, милли бәйрәмнәрендә урталыклар бар диде Фәнзилә Җәүһәрова. Киләчәктә бер проект булдырып, аларның нечкәлекләрен өйрәнергә телибез.
Фәнзилә Җәүһәрова


“Татарларның һәм удмуртларның уртак фольклор традицияләре бар. Уртак проектлар эшләр өчен килдек. Яңа зур проект башларга исәпләп торабыз. Безнең уртак йолаларыбызның этимологиясен ачыклау. Мәсәлән, “Сөрән” дигән йола, шушы ук йола “Шуку” удмуртларда да бар икән. Аларны бергәләп өйрәнү. Тагын удмуртларда татарлар турында бик күп риваятьләр сакланып калган. Аларны барлау. Үзебезнең аңлата алмаган сорауларга җавапларны, бәлки, удмурт фольклоры аша табарбыз. Без гомер бакый күршеләребез белән дус яшәгәнбез. Күршеләребезнең дуслыгы ул фольклорда сакланып калган. Аларны барларбыз”, диде Җәүһәрова.

Шулай ук Удмуртиядә тупланып гомер итүче татарларның да кызыклы йолалары күп. Җырлары, аларны башкару алымнары һәм бию үрнәкләре үзенчәлекле. Аларны яздырып алып, тикшеренү эшләрен алып барырга ниятли.

Удмурт фольклорын өйрәнүче галимә Татьяна Владыкина шушындый бергә эшләнәчәк проектлардан - яшь фольклорчылар мәктәбендә чыгыш ясаучыларның докладлары махсус китап булып чыгарылачак дип ышандырды. Киләчәктә ике республиканың галимнәре халыкларының мәдәни мирасын саклап калу юнәлешендә бергәләп эш итәргә карар кылдылар.
XS
SM
MD
LG