Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кыңгыраулы яшел гармун”


Шул исемдәге тантаналы кичә 19 ноябрьдә Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында узды.

Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган кичәне Татарстан мәдәният министрлыгы Республиканың язучылар берлеге оештырган.

Күренекле язучылар, галимнәр, әдәбият һәм сәнгать белгечләре, шигърият сөюче күркәм шәхесләр җыелган залда илһам һәм хаклык рухы хөкем итте. Тантана башында кечкенә кызчыклар “Яз, яз, яз килә” дип җырладылар, аннары аларга Фатих Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” әкияте укылды.

Кичәнең балалар өчен язылган әсәрләр белән башланып китүе очраклы түгел. Чөнки Фатих Кәримнең балалар өчен язган шигырьләре әле дә яратып укыла. Алар уку һәм сөйләү өчен җиңел һәм кызыклы итеп язылган. Фатих Кәрим узган гасырның 30нчы елларында тирән эчтәлекле һәм кызыклы әсәрләр иҗат иткән, икенче дөнья сугышы елларында фашизм белән барган канлы көрәшнең рухын чагылдырган әсәрләр язган.

Ринат Харис

Ул элекке елларда патриот-шагыйрь, сугыш каһарманы буларак табылса, хәзер аның Сталин чоры төрмәләрендә газаплануы, лагерьларда, төрмә камераларында тетрәндергеч шигырьләр язуы мәгълүм булды. Шагыйрьнең юбилей кичәсе аның иҗатының төрле якларын чагылдырды.

Кичәне алып барган күренекле дикторлар Инсаф Абдулла һәм Эльза Әхмәтҗәнова, Ренат Халитов җитәкчелегендәге милли музыка кораллары оркестры, Казан театрлары артистлары, театр училищесы студентлары, күренекле нәфис сүз остасы Хәлим Җәләлов, Зилә Сөнгәтуллина, Идрис Газиев кебек атаклы җырчылар җәлеп ителгән.

Илфак Ибраһимов

Башта сүз мәдәният министрының урынбасары Гөлшат Нигъматуллинага бирелде. Ул Фатих Кәримнең мирасы бүген дә татар дөньясы өчен кирәкле булуын, аны бүген дә халык күңелендә яшәвен билгеләп үтте. Ул шагыйрьнең кызы Ләйлә апага Фатих Кәримнең әле күптән түгел генә нәшир ителгән ике томлык сайланма әсәрләрен бүләк итте.

Рәфис Корбан төзегән сценарий буенча режиссер Нурания Җамали әзерләгән әдәби музыкаль программа чыннан да Фатих Кәримнең язмышын һәм аның иҗатын дулкынландыргыч итеп сурәтләде. Фатих Кәрим ролендә арестант киемендә капчык күтәреп шигырьләр укуы, хатыны Кадрия белән язышкан хатлары, Фатих Кәрим сүзләренә язылган җырлар, шагыйрьнең туган ягы, эшләгән, яшәгән урыннары, төрмә һәм сугыш юллары чагылдырылган фоторәсемнәр һәм видео күренешләр экранда бу тамашаны җанландырып торды.

Башкортстан вәкилләре

Кичәдә Татарстан язучылар союзы берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстан халык шагыйре Ренат Харис чыгыш ясап, Фатих Кәримнең гаҗәеп талантын, аның иҗатта һәм тормышта шәхси каһарманлык күрсәтүен әйттеләр.

Сәхнәгә шагыйрьнең туган ягыннан – Башкортстанның Бишбүләк районыннан - килгән кунаклар тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Ает муниципаль берәмлеге башлыгы Рәсил Гыймаҗетдинов, Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбе директоры Илмир Шафиков, дөньядагы Фатих Кәримнең бердән бер музее мөдире Рәйсә Хафизова, Бишбүләк район идарәсе вәкиле Зөлия Исламова үз якташлары белән горурлануларын, Аетта һәм Бишбүләк районында шагыйрьгә багышланган чараларның даими үтеп торуын сөйләделәр.

Гөлшат Нигъматуллина һәм Ләйлә Кәримова

Быел Ает урта мәктәбенә Башкортстан хөкүмәтенең ярдәмендә капиталь ремонт ясалган, ел саен авылда “Кәрим укулары” оештырыла. Фатих Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичәләр, иншалар бәйгесе үткәрелгән. Башкортстан язучылар берлеге вәкиле, күренекле драматург Наил Гаетбаев чыгыш ясап башкорт әдәбиятчеләренең Фатих Кәрим иҗатына ихтирамын белдерде.

Кичә ахырында шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова чыгыш ясады. Аның үз әтисе Фатих Кәримнең иҗаты турындагы фикерләре бу шәхеснең халык өчен ни кадәр газиз һәм кадерле булуын аңларга ярдәм итте. Мәдәни кичә барышында берничә тапкыр тамашачыларның күзләреннән яшьләр чыкты.


Тормышның ни кадәр катлаулы, сугыш елларының ни кадәр авыр булуы, шагыйрьнең күңел байлыгы бу кичәдә шигъриятнең бөек матурлыгы һәркемнең күңеленә барып җитте. Кичәнең ахырында театр училищесы укучылары “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәрен башкардылар. Бу кичәдә яшьләрнең күпләп катнашуы Фатих Кәрим иҗатына хас булган ихласлыкны, оптимистик рухны тагын бер кат искә төшерде.
XS
SM
MD
LG