Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиционер Дымовский Путин белән очрашырга инде теләми


Новороссийсскидагы милиция майоры, күптән түгел милициядәге коррупция турында белдергән Алексей Дымовский Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашырга инде теләмәвен белдерде.

Дымовский “Эхо Москвы” радиосына интервьюда милиционерларның интернеттагы чыгышларына Путинның мөнәсәбәте аның халык белән аралашырга теләмәвен күрсәтә диде.

Элегрәк Дымовский Новороссийски милициясендәге канун бозуларны раслаучы дәлилләрне шәхсән премьер-министрга тапшырырга теләвен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG