Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кризистан чыгару өчен ярдам вәгъдә итә


Русия премьер-министры Владимир Путин илне икътисадый кризистан чыгару өчен өстәмә чаралар күрергә вәгъдә итте.

Петербурда үзе җитәкләгән “Бердәм Русия” фиркасе корылтаенда чыгыш ясап Путин 10 елдан искерәк машиналарын сатып Русиядә ясалган яңа машина алучыларга хөкүмәт 50 мең сум бирәчәк диде.

Путин шулай ук киләсе елда ипотека базарына ярдамгә 250 миллиард сум бирергә вәгъдә итте.

Премьер-министр илнең икътисадын заманчалаштырырга, һәм чимал сатуга бәйлелекне киметергә чакырды.

Хөкүмәт башлыгы 2009 елда Русия икътисадының 8-8.5 процентка кимүен әйтеп, бу башка кайбер илләрдәге күрсәткечләрдән яманрак диде.
XS
SM
MD
LG