Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алты ил Иранны БМО тәкъдимен кабул итәргә чакыра


Дөньяның 6 куәтле иле Иранның Халыкара атом энергия идарәсе тәкъдим иткән килешүне кире кагуына канәгатьсезлек белдерде.

Бу белдерү Британия, Франция, АКШ, Германия, Русия һәм Кытайның җомга көнне Брюссельдә очрашуыннан соң чыгарылды.

АКШ президенты Барак Обама берничә атна эчендә Иранга каршы яңа чикләүләр кертелергә мөмкин дип белдергән иде.

Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай тагын бер мәртәбә Тәһранны Иранның уранын читтә баетып кайтару турындагы тәкъдимне кабул итәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG