Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:50

Милибанд: НАТОсыз әфган хөкүмәте була алмый


Британия тышкы эшләр министры Дэвид Милибанд, әгәр НАТО хәрбиләре Әфганстаннан хәзер үк китсә, әфган хөкүмәте берничә атна эчендә җимереләчәк диде.

The Guardian зазетында бүген басылган интервьюда Милибанд, халыкара көчләр китсә, гыйсъянчы көчләр тиз арада хөкүмәт гаскәрләрен җиңәчәк ди.

Әфган президенты Хәмит Карзаи әфган көчләре 5 ел эчендә иминлек саклауны үз кулларына алырлык хәлдә булачак дигән иде.

Милибанд уйлап чыгарырлан вакыт чикләүләренә карамыйча, халыкара көчләр анда, ни кадәр кирәк булса, шул кадәр торырга тиеш диде.

XS
SM
MD
LG