Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:16

Алиев: Таулы Карабах турында якшәмбе сөйләшүе хәлиткеч булачак


Азәрбәйҗан президенты Илһам Алиев якшәмбе көнне Әрмәнстан белән Таулы-Карабах низагы турында сөйләшү хәлиткеч сөйләшү булыр дип көтүен белдерде.

Дәүләт телевидениесе аша чыгышында Алиев бу очрашу әлеге сөйләшүләрдәге хәлиткеч очрашу булырга тиеш диде.

Шул ук вакытта Алиев, әгәр дә сөйләшүләр уңай нәтиҗә бирмәсә, Азәрбәйҗанның хәрби көч кулланырга да хокукы бар дип әйтте.

“Очрашу нәтиҗәсез тәмамланса, безнең сөйләшүләргә өметебез өзеләчәк, һәм безнең башка чарабыз калмаячак”, - диде Алиев.

Алиев әрмән президенты Серж Саркисян белән якшәмбе Германиянең Мюнхень шәһәрендә очраша.

Быел алар Таулы Карабах турында берничә мәртәбә сөйләшкән иде инде.

XS
SM
MD
LG