Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:37

Казанда "Зенитны" җиңә алмаса да, “Рубин” футбол такымы икенче ел рәттән Русия чемпионы булды.

“Рубин” тагын Русия чемпионы булды.

Казанда үткән 29-нчы уенда “Рубин” һәм Петербурның “Зенит” такымы 0:0 исәбе белән уйнады. "Спартакның" ЦСКАга 2:3 исәбе белән җиңелүе сәбәпле, "Рубинга" беренче булу өчен шул дә җитте.

Соңгы 30-нчы уенны уйнау зарурлыгы калмады.

Моннан соң инде Рубинның төп көндәше “Спартак” Казан такымын куып җитә алмаячак. Ул Рубиннан 5 очкога калыша.

Нәтиҗәдә “Спартак” икенче булачак. Өченче урын өчен “Зенит”, “Локомотив” һәм ЦСКА көрәшәчәк.

"Рубин" былтыр да Русия чемпионы иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG