Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:21

Карзаи Лоя Җиргага сугышчыларны да чакыра ала


Әфган президенты Хәмит Карзаи сүзчесе, Талибан белән солых һәм татулыкка ирешү өчен Карзаи олы мәҗлес Лоя Җирга утырышына сугышчыларны да чакырырга мөмкин дип белдерде.

Сүзче Хәмит Элми Рейтер хәбәр агентлыгына хөкүмәт 2 юлны карый диде. Берсе – Лоя Җирганы сугышчылардан башка күптөрле әфганнар катнашында үткәреп анда Талибан белән ничек татулашу турында сөйләшү. Икенчесе – утырышка кайбер сугышчыларны да чакыру.

Узган атнада вазифага керешү чыгышында Карзаи татулыкка ирешү чарасы буларак Лоя Җирганы җыячагын игълан итте.

Талибан җитәкчеләре исә, чит ил хәрбиләре илдән китми торып, Карзаи белән сөйләшмәячәкләрен белдерә.

XS
SM
MD
LG