Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:20

Иран атом корылмаларын саклау өчен күнегү башлады


Иран дәүләт телевидениесе хәрбиләр илнең атом корылмаларын саклау максатындагы киңкүләм хәрби күнегүләргә кереште дип хәбәр итә.

5 көнлек күнегүләр Иранның өчтән бер өлешендә, үзәктә дә, көнбатышында да, көнчыгышында да бара дип хәбәр ителә.

Шимбә көнне һава көчләре башлыгы Әхмәт Мигани күнегүләр Иранның атом корылмалары урнашкан урыннарда үтәчәк диде.

Мигани шулай ук, әгәр дә Русия килешенгән С-300 ракеталарын бирмәсә, Иран һава һөҗүменнән саклану өчен үз системын төзиячәк дип белдерде.

Күнегүләр 6 көчле ил Иран үз уранын баету өчен читкә җибәрү турындагы килешүне кабул итсен өчен аңа басымны арттыра барган чакка туры килә.

XS
SM
MD
LG