Accessibility links

Романия президент сайлый


Романиядә президент сайлау үтә.

Фикер белешүләргә караганда, хакимияттәге уртачыл Траян Басеску үзенең сулчы көндәше Мирсеа Геоганадан күбрәк тавыш җыяр дип көтелә.

Ике намзәт тә бу сайлауның мөһимлегенә басым ясап үз тарафдарларына мөрәҗәгать итте.

Геогана бу сайлау Романиядә коммунизм җимерелгәннән соңгы иң мөһим сайлау диде.

Ул дәүләт оешмаларын барлык хәрәмләшү очракларын да хәбәр итәргә чакырды.

Бер намзәт тә күпчелек тавыш җыя алмаса, 6 декабрьдә икенче тур сайлау үтәчәк.

Урта-сул коалицион хөкүмәт эчке тарткалаш нәтиҗәсендә узган айда җимерелде. Яңа президент яңа хөкүмәт төзиячәк премьер-министрны билгеләр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG