Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты сәламәтлек саклау реформасын караячак


АКШ Сенаты сәламәтлек саклау системын үзгәртү турында канунны ныклап карау өчен тавыш бирде.

Бу карарны Сенаттагы 60 демократ хуплады, 39 республикан аңа каршы чыкты.

АКШ президенты Барак Обама хакимияткә килер алдыннан сәламәтлек саклау иминияте булмаган миллионнарча американны иминиятләштерергә вәгъдә иткән иде.

Бу канун турында дебатлар 30 ноябрьдә башланып 3 атнага кадәр дәвам итәчәк.

Вәкилләр Пулаты үз версиясен кабул итте һәм ул сенатныкы белән берләштерелергә тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG