Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайдагы шартлауда үлүчеләр саны 104 җитте


Кытайда күмер базында булган шартлауда үлүчеләр саны 104 җитте. Бу шартлау илең Төньяк Көнчыгышында Хэген шәһәрендә була.

Ул вакытта җир астында 500 күмерче булган. Эзләү-коткару эшләре дәвам итә. Исән калучылар, шартлауга газның җыелып торуы китерде, дип әйтә.

Соңгы ике елда бу Кытайда күмер чыгару тармагында булган иң зур каза, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG