Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада битлек кигән кешеләр кибет талаган


Уфада медицина битлекләрен кигән өче кеше зәркән кибетен талаган. Алар "Ювелирцентр" дигән кибеттән 2, 3 миллион сумлык әйбер алып чыккан. Бу хакта Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, кичен шушы өч кеше кибеткә кергән, кибетче һәм караулчыга хатын-кызларга пычак белән янап, кассадан 1,5 мең сум һәм зәркән әйберләрне алып чыккан.

Караулчының каршы торырлык коралы булмаган, кибетче де каршылык күрсәтмәгән, бер кем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG